Аксубайда Ватанны саклаучыларга багышланган хәйрия концерты куелды
Район мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен «Россия өчен» дип исемләнгән хәйрия концерты узды.
Мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән артистлар үзләренең кызыклы, якты программалары белән батыр сугышчыларга хөрмәт һәм ярдәм күрсәттеләр.
Тамашачыларның сокланулы карашлары астында сәхнәгә районның төрле гасәкрләр ветераннары хәрәкәтләренең байракларын алып чыктылар. Программаның тантаналы өлеше шушы флаглар астында узды.
Җыелучыларны Ватан геройлары көне белән район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин котлады.
-Безнең геройлар Ватанны махсус хәрби операция зонасында саклыйлар, һәм монда да геройлар фидакарьлек белән сугышчыларга ярдәм итәләр – безнең апаларыбыз, әниләребез яшеренү челтәрләре үрәләр, матди ярдәм җыялар. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сугышчыларга чын күңелдән өйләренә җиңү белән кайтуларын телим.
Илшат Заһидуллин волонтерлык хәрәкәтендә актив катнашканнары, мобилизацияләнгән гражданнарга һәм махсус хәрби операция зонасында катнашкан сугышчыларга ярдәм иткәннәре өчен Максим Казаковка, Валентина Гурьяновага һәм Рәмзия Паймулкинага район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Ватан геройлары көнен бәйрәм итү һәм волонтерлар хәрәкәтендә актив хезмәтләре өчен башкарма комитет җитәкчесенең Рәхмәт хатларын Маргарита Золина, Валентина Маклакова, Любовь Терентьева, Людмила Данилова һәм Наталья Охотникова алды. Район башлыгының Рәхмәт хаты белән «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар хәрәкәте җитәкчесе Виталий Маркин бүләкләнде.
РФ Оборона министрлыгының Үзәк хәрби округы командующие исеменнән бәйрәм кичәсендә катнашучыларны Ватан геройлары көне белән генерал-майор Анатолий Молоствов котлады.
Бүләкләү тантанасын Виталий Маркин дәвам итте, ул хәйрия концерты «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар хәрәкәте эгидасы астында узуын билгеләп үтте. Залның дәррәү алкышлары астында ул юбилее уңаеннан байрак йөртүче Роман Захаровка тәбрикләү грамотасын тапшырды.
Сугыш ветераннары хәрби марш астына төрле гаскәрләрнең дәүләт байракларын сәхнәдән алып чыктылар. Зал байрак йөртүчеләрне алкышлап озатты.
Җыелучыларны бәйрәм белән чын күңелдән Көньяк төбәк казые, ТР мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие урынбасары Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров һәм Аксубай православие гыйбадәтханәсе башлыгы иерей Александр Качаев котладылар. Алар билгеләп үткәнчә, бүген безнең сугышчылар махсус хәрби операция зонасында Ватан өчен көрәшәләр, аның рухи кыйммәтләрен яклыйлар. Безнең бурыч – аларга кулдан килгәнчә, шул исәптән дога белән дә ярдәм итү.
Бу кичне районның иң яхшы башкаручылары җырларын һәм биюләрен тамашачыларга бүләк иттеләр, залда ктәренке кәеф тудырдылар. Волонтерлар хоры чыгышы күпләр өчен көтелмәгән бүләк булды. Сәхнәдән аларның һәпрберсенә актив иҗтимагый эш өчен рәхмәт сүзләре һәм бәйрәм белән котлау сүзләре яңгырады. Хәйрия концертында җыелган барлык акчалар да махсус хәрби операция зонасында катнашучылар файдасына тотылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев