Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайда Ватан Геройлары көнен билгеләп үттеләр

Хәрби дан мемориалында Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы митинг узды.

Чарада хезмәт коллективлары, иҗтимагый формированиеләр вәкилләре, дин әһелләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Мәңгелек ут янында Форпост отряды әгъзалары мактаулы сакта торды.

Тантаналы митингны районның Башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Мингулов ачты.

– Бу бәйрәм Россия, безнең республикабыз өчен бик күпне эшләгән кешеләргә багышланган, – диде ул. – Безнең бай, күпмилләтле районыбыз үз геройлары белән горурлана ала. Без алар турындагы истәлекне саклыйбыз, аларга тиңләшәбез.

Сәламләү сүзләре белән Үзәк хәрби округы инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов мөрәҗәгать итте.

– Геройлар һәрвакыт укуда, эштә, Ватанга хезмәт итүдә үрнәк булып торалар, – диде ул. – Бүгенге геройлар – ул махсус хәрби операциядә катнашучылар. Алар безнең дәүләтнең мәнфәгатьләрен яклыйлар. Яшь буын аларның батыр үрнәгендә тәрбияләнәчәк.

erid: 2Vtzqw6pLty

Митингта катнашучыларга ТР мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, көньяк төбәге Казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров һәм миссионерлык эшләре буенча район благочинные ярдәмчесе иерей Антоний Рыбочкин мөрәҗәгать иттеләр. Руханилар Бөек Ватан сугышында совет сугышчыларының тиңдәшсез батырлыклары һәм махсус хәрби операция зонасында бүгенге каһарманнарның батырлыклары турында сөйләделәр. Аларның җиңү белән тизрәк өйләренә кайтуларын теләделәр.

Бәйрәмдә катнашучылар Мәңгелек ут итәгенә чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев