Аксубайда үзәк чыршы янында балалар өчен кышкы уеннар оештырыла
Мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре Аксубайның 1нче мәктәбе педагоглары белән берлектә Аксубай балалары өчен актив һәм файдалы ял оештырдылар.
Балалар гаджетлардан бик теләп аерылып тордылар, яңа чирек башланыр алдыннан күтәренке кәеф һәм көч алдылар. Саф һавада хәрәкәтчән уеннар балаларга уңай эмоцияләр бүләк итеп кенә калмады, ә аларның сәламәтлеген һәм физик формасын ныгытуга да ярдәм итте.
Үзәк чыршы янындагы уеннар 5 һәм 6 гыйнвар көннәрендә дәвам итәчәк, башлана — 10:00 сәгатьтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев