Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда УФАС: Самаренкинның гөмбә цехы

Рйонда эшлекле сәфәр белән монополиягә каршы Федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмаз Яфизов булды.

Бу хезмәт утыз елдан артык законлылык, тигезлек һәм гаделлек сагында тора. Аның вәкилләре урыннардагы очрашуларны тәэмин итүнең һәм монополиягә каршы хезмәт карамагындагы мәсьәләләрне хәл итүнең реаль мөмкинлеге буларак, Татарстан муниципаль районнарына чыгу тәҗрибәсен җайга салдылар.

Мондый очрашуларның максаты – районның нинди эшләр, проблемалар белән яшәвен белү, катлаулы юридик мәсьәләләрдә практик ярдәм күрсәтү.

ГӨМБӘ ЦЕХЫ МАСШТАБЫ БЕЛӘН ТАҢ КАЛДЫРДЫ

Район башкарма комитеты җитәкчесенең финанслар һәм милек белән идарә итү буенча беренче урынбасары Илшат Моратшин белән бергә Алмаз Яфизов гөмбә үстерү предприятиесендә булды. Кунаклар гөмбә продукциясе җитештерелә торган биналарны карадылар, продукция алуның тулы циклы, киптерү процессы, предприятие эшчеләренең хезмәт шартлары һәм товарны сату мәсьәләсе белән кызыксындылар. Самаренкин КФХда гөмбә үстерү масштаблары хезмәтләр вәкилләрендә уңай тәэсирләр калдырды. Шул ук вакытта алар, авыл, район үсеше өчен мондый производстволарның булуы стимул бирүдә зур роль уйнавын да билгеләп үттеләр.

Фото: икътисад бүлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев