Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайда тырыш хезмәтләре өчен техник хезмәткәрләрне бүләкләделәр

Район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатына Аксубай шәһәр тибындагы бистәсе Башкарма комитетының техник хезмәткәрләре Александр Владимиров, Юрий Мулеев һәм Николай Ижутов лаек булдылар.

Аларның тырышлыгы белән район үзәгендә төзекләндерү, чисталык һәм тәртип урнаштыру буенча иң мөһим эшләр башкарыла.

Техник хезмәткәрләргә бүләкләрне район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Рәсим Баксиков Аксубай шәһәр тибындагы бистәсе советының киңәйтелгән утырышында тапшырдылар, хезмәткәрләргә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр, аларга киләчәктә уңышлар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев