Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда Татарстанның иң көчле волейболчылары көч сынашты

«Юность» спорт залында дүрт көн дәвамында 2008-2009 елгы яшүсмерләр арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды (“Б” төркеме).

Ярышларда республика районнарыннан һәм шәһәрләреннән 14 команда катнашты. Шул исәптән мәйданчык хуҗалары – тренер Ольга Васильева җитәкчелегендә Савгач урта һәм Иске Ибрай урта мәктәпләренең 7-8 сыйныф укучылары.

Беренче һәм икенче уенда безнең спортчыларга уңыш елмайды – алар 2:0 исәбе белән отышлы матчлар уздырдылар. Өченчесендә сарманлыларга оттырдылар. Уен азагында ярымфиналда биектаулылар Аксубай спортчыларыннан зур булмаган өстенлеккә ия булдылар.

«Юность» УСЗ волейбол мәйданчыгында финал очрашуларында аеруча киеренкелек хөкем сөрде. Өченче-дүртенче урын өчен финал да безнең командага көтелгән нәтиҗә китермәде. Нәтиҗәдә, турнир таблицасы түбәндәгечә тезелде: I урында – Арча, II урында – Биектау, III урында Сарман командалары.

Призерларны беренчелекнең уңышлы тәмамлануы белән ТР Волейбол федерациясе башкарма директоры Мансур Кәримов котлады.

– Уеннар һәр туп өчен көрәшергә кирәклеген күрсәтте, – дип билгеләп үтте ул. – Бирешмәскә, мәйдандагы хәл сезнең ихтыяр көченә бәйле.
Җиңүче командалар әгъзалары медальләр һәм грамоталар алдылар.

Беренчелекне Савгач укучылары дүртенче нәтиҗә белән тәмамлады. Һәрхәлдә, мондый дәрәҗәле ярышларда катнашып, алар иң көчле көндәшләре белән уен тәҗрибәсе алдылар, һәм ул алга таба волейбол белән шөгыльләнү өчен бик кыйммәтле.

– Укучыларыбызның район данын шундый югары дәрәҗәдә яклап көрәшүләре белән горурланам, – диде Ольга Васильева. – Алар тырыштылар, барлык спорт сыйфатларын күрсәттеләр. Призлы урынга ирешә алмасалар да, 14 команда арасында дүртенче урын – шулай ук яхшы нәтиҗә.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев