Аксубайда Танкистлар көнен билгеләп үттеләр
Хәрби Дан мемориалы янында Танкистлар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.
Анда «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар хәрәкәте вәкилләре катнашты.
Бу илебезнең бөек үткәнен һәм героик бүгенгесен берләштерүче бәйрәм. Бүген махсус хәрби операция зонасында Россия танк экипажлары мөһим роль уйный. Сугыш кырында алар гаять зур батырлык күрсәтәләр. Бу хакта тантанада катнашучылар сөйләделәр.
–Танк гаскәрләре – безнең армиянең горурлыгы, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. – Бу сугыш вакытында алда барган броня, безнең танкларга тиңнәр юк. Хөрмәтле ветераннар, сез үз вакытында танк гаскәрләрендә хезмәт иттегез, яшьлек елларыгызны Ватанга хезмәт итүгә багышладыгыз, профессиональ Танкист көне белән!
Элекке сугышчыларны бәйрәм белән үзәк хәрби округ инспекторы, генерал-майор Анатолий Молоствов котлады.
– Районда танк гаскәрләрендә хезмәт иткән ветераннар күп, – дип ассызыклады ул. – Танкистларга берләшергә, иҗтимагый эшчәнлекләрен активлаштырырга кирәк. Укучыларны патриотик тәрбияләүдә катнашырга – Батырлык дәресләренә йөрергә, балаларга Россия Армиясе өчен танкның нәрсә икәнлеге, танк экипажлары турында сөйләргә кирәк.
Митингта катнашучылар Ватан өчен гомерләрен биргән танкистларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм Мәңгелек ут итәгенә чәчәкләр салдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев