Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайда табигать фәннәре циклы укытучылары утырышы узды

Табигый-фәнни цикл фәннәре укытучылары утырышының темасы мөгаллимнәрнең һөнәри осталыгы һәм укыту үзенчәлекләре булды.

Аксубай 3 нче урта мәктәбендә химия, биология һәм география укытучыларының секцион дәресендә 32 педагог катнашты. 

Очрашуда катнашучылар һөнәри квалификация күтәрү юлларын билгеләделәр. Максатка ирешү ысуллары буларак, педагоглар төрле вариантлар тәкъдим иттеләр: укыту семинарлары, квалификация күтәрү курслары, түгәрәк өстәлләр, осталык дәресләре, вебинарлар һәм башкалар. 

Дәрес кысаларында фән укытучыларының район методик берләшмәсе эшчәнлеге нәтиҗәләренә, шулай ук химия, биология, география фәннәреннән дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләренә анализ ясалды. 

«Минем уңыш сере» осталык дәресе катнашучыларда аеруча зур кызыксыну уятты. 

Укытучыларның эш нәтиҗәлелеге күбесенчә гаилә һәм мәктәпнең үзара хезмәттәшлегенә бәйле, дип билгеләп үтелде. 

Һәрвакыттагыча, табигый-фәнни цикл укытучылары очрашуында чәчәкләр күп булды. Аларны «Яраткан укытучыга чәчәк бәйләме» күргәзмәсендә сокланып карарга мөмкин иде. 

Ә «Безнең мәктәп яны-тәҗрибә участогы» күргәзмәсе – ул һәрвакыт үзенә күрә мәгариф учреждениеләренең казанышлары күргәзмәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев