Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда сугышчыны күчереп җирләделәр

Аксубайның православие зиратында Украинада махсус хәрби операция катнашучысы Сергей Голикны җирләделәр.

Ул 1983 елның 17 октябрендә Кемерово өлкәсенең Межреченск шәһәрендә туган. Балачагы Аксубайда уза. Аны игелекле, намуслы һәм шат күңелле кеше, ышанычлы дус итеп хәтерлиләр.

Вакытлы хезмәтне Камчаткада Хәрби-Диңгез флотында үтә. Демобилизациядән соң контракт төзи һәм Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итә. Узган көздән ул Луганск Халык Республикасы территориясендә махсус хәрби операциядә катнашкан.

Гыйнвар аенда Аксубайга Сергей Голикның неонацистлар белән сугышта һәлак булуы турында хәбәр килде. Ул хәрби часть урнашкан Самарада җирләнгән булган.

Туганнары якын кешеләрен сугышчы өчен кече ватанына әйләнгән Аксубайда, әнисе җирләнгән зиратка күчереп җирләргә карар кылганнар. Җирләү хөрмәт белән узды, сугышчыны искә алу өчен туганнары, якыннары, битараф булмаган бистә халкы, «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар хәрәкәте вәкилләре җыелды.

Аксубай православие чиркәве башлыгы протоиерей Александр Качаев сугышчыны җирләү йоласын үткәрде.

Матәм митингын район башлыгы Камил Гилманов ачты.

– Ватанны саклаучының һәлак булуын кабул итү бик авыр, – диде ул. – Чын күңелдән туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашам. Сергей Голик чын герой булган, Җиңү өчен иң кыйммәтлесен – үз тормышын биргән. Без ул кылган батырлыкны истә тотачакбыз, яшь буынны аның үрнәгендә тәрбияләчәкбез.

Сугыш хәрәкәтләре һәм хәрби хезмәт ветераннарының район иҗтимагый оешмасы рәисе Виталий Маркин Сергей Голикның исеме «Ватан Геройлары» мемориаль комплексында мәңгеләштереләчәк дип билгеләп үтте.

Сергей үскән җирендә мәңгегә тынычлык тапты. Аның турындагы истәлек аксубйлылар хәтерендә мәңгегә калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев