Аксубайда шахматчы истәлегенә турнир узды
Яшьләр үзәгендә Валерий Горбунов истәлегенә шахмат һәм шашка буенча ачык турнир узды
Валерий Горбунов – ТРның атказанган физик культура хезмәткәре. Ул район, республика ярышлары оештыручы, баш хөкемдары иде. Район халкы аны актив җәмәгать эшлеклесе, тыйнак, игелекле кеше, шахмат сөюче буларак хәтерли. Хезмәт казанышлары өчен «Татарстанның иң яхшы физик культура хезмәткәре», «Татарстанның физик культурасын үстерүдәге казанышлары өчен» билгеләренә ия иде.
Валерий Александровичның эшен улы Геннадий лаеклы дәвам итә. Ул – районда шахмат клубы җитәкчесе, балаларда интеллектуаль спорт төренә кызыксыну уята. Һәм бу өлкәдә зур уңышларга ирешә.
Соңгы елларда турнир катнашучыларының географиясе киңәйде. Быелгы ярышларга да, салкын һава торышына карамастан, Казан, Нурлат һәм Чабаксар шәһәрләреннән дә шахматчылар килде.
Старт алдыннан барысын да сәламләп, уеннарны оештыручы Геннадий Горбунов әтисе турындагы истәлек өчен рәхмәт белдерде, уңышлар теләде.
–Валерий Александрович яшь буынны шахмат белән ничек күбрәк шөгыльләнергә җәлеп итәргә кирәклеге турында хыялланган иде. Һәм аның хыялы тормышка ашты, – дип дусты Валерий Горбунов турындагы истәлекләре белән уртаклашты педагогика ветераны Геннадий Горбатов. Аның чыгышын ярышларда катнашучылар кызыксынып тыңладылар.
Интеллектуаль көч сынашулар өч сәгать дәвам итте. Ир-атлар арасында I урынны Казаннан Ирек Сабиров яулады. II урында – Аксубай вәкиле Тимур Мәгыйзов. Нурлаттан Безруков Михаил өченче призер булды.
Яшүсмерләр арасында ярышларда призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: I урында – Түбән Татар Майнасы мәктәбе укучысы Фаил Гафиятуллин, II урында – казанлы Марсель Маннанов, III урында – Рамзан Вәлиев (Аксубайның 3 нче мәктәбе).
Шашка буенча турнирда беренче һәм икенче урыннарны Нурлат вәкилләре Сергей Зайцев һәм Николай Евлейкин яулады. Өченче урынны Кәкре Күл авылыннан Владимир Королев алды. Призерлар яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге медальләре һәм грамоталары белән бүләкләнделәр.
Истәлек турнирын оештыруда районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге һәм спорт мәктәбе ярдәм күрсәтте.
Фото: Геннадий Горбуновның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев