Аксубайда шахмат турниры Республика көненә багышланды
Бүген үзәк паркта Республика көнен бәйрәм итү кысаларында шахмат буенча турнир узды
Бәйрәм көне бер мәйданчыкта интеллектуаль спортның чын сөючеләрен җыйды. Районның яшьләр секторы җитәкчесе Йосыф Рафиков һәм ярышларның баш хөкемдары Геннадий Горбунов катнашучыларны Республика көне белән котладылар һәм уңышлар теләделәр.
Ярышлар кискен көрәштә узды. Нәтиҗәдә, Фаил Гафиятуллин беркемгә дә җиңү өмете калдырмады. Яшь шахматчының нәтиҗәсе көтелгәннән дә артып китте – ул бәйрәм турниры җиңүчесе булды. Илнар Гафиятов икенче урынны алды, Андрей Егоров өченче призер булды.
Турнир призерлары яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән грамоталар һәм медальләр алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев