Аксубайда сәнәгать паркы территориясендә Халыкара балаларны яклау көне узды
Биредә бөтен районнан йөзләгән бала һәм ата-аналар җыелды.
«ИП Морозов В.Ю.» индустриаль (сәнәгать) паркы территориясендә бәйрәм чарасында район башлыгы Камил Гилманов катнашты.
– Балаларны яклау көне уңаеннан бәйрәмнәр районның күп кенә мәйданчыкларында үткәрелә. Аларда, шушы мәйданчыктагы кебек үк, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары да катнаша, – дип билгеләп үтте котлау сүзендә район башлыгы. – Вячеслав Морозовка Аксубайда сәнәгать паркы ачылуга биш ел тулу уңаеннан балалар өчен оештырган бәйрәм өчен рәхмәт белдерәм. Балалар – безнең киләчәгебез һәм аларга бүген игътибар күрсәтергә һәм бөтен яхшыны бирергә кирәк.
Район башлыгы билгеләп үткәнчә, Вячеслав Морозов сәнәгать паркына миллионнар кертеп, район өчен күп нәрсә эшләде. Һәм үз бизнесына гына түгел, Аксубай районы халкы өчен социаль акцияләр оештыруга да инвестицияләр кертүне дәвам итә. Бүген оештырылган бәйрәм шундый акцияләрнең берсе.
– Бәйрәмгә балаларның күпләп җыелуы бик күңелле. Шатлыклы йөзләрне күрү рәхәт. Барыгызны да бәйрәм белән белән, барыгызга да сәламәтлек телим! – дип сәламләде балаларны мәйданчык хуҗасы Вячеслав Морозов.
Балаларны яклау көне белән котлауларга мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина да кушылды. Ул балаларга каникуллар чорына иң яхшы теләкләрен җиткерде.
Балалар сәнгать мәктәбе коллективлары бәйрәм хөрмәтенә концерт номерлары әзерләделәр.
Сәнәгать паркы территориясендә өч сәгать дәвамында балаларны әкият геройлары – Лол, Буба һәм Чебурашка сөендерделәр.
Балаларга бушлай өләшенгән соклар, тәм-томнар һәм туңдырма аларның кәефен тагын да күтәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев