Аксубайда сайлауларда офицер хатыны тавыш бирде: ирем махсус хәрби операциядән кайтканнан соң, барысы да төзелә һәм чәчәк ата торган күпмилләтле Татарстанда яшәргә хыялланабыз
Аксубай шәһәр тибындагы поселогындагы сайлау участокларының берсендә Мантовлар-Крмаковлар гаиләсе тавыш бирде.
Спортчы Василий Васильевич һәм муниципаль хезмәткәр Гүзәл Шәрифҗан кызы Крмаковлар гаиләсе күпләргә таныш. Алар – һәркайсы үз эшендә һөнәренең остасы, хөрмәтле, ачык йөзле кешеләр. Үзләре кебек үк ачык һәм позитив ике кыз – Лилияне белән Динаны һәм киң күңелле уллары Эдуардны тәрбияләп үстерделәр.
Бүген алар кызлары Лилия һәм оныклары Сафина белән тавыш бирү участогына килделәр.
Лиля Мантова – Россия армиясе офицерының хатыны. Аның тормыш иптәше Дамир Чита өлкәсендәге хәрби частьтән беренче булып махсус хәрби операция зонасына чакырылган. Лилия ике бала – биш яшьлек Сафина һәм ун яшьлек Самирны тәрбияләү белән шөгыльләнә. Ерак Читадан ул балалары белән әти-әниләренә кайткан, инглиз теле курсларын алып бара һәм яраткан иренең кайтуын көтә.
Күптән түгел аны «Нечкәбил» бәйгесендә катнашырга чакырганнар, ул сайлап алу турын узган һәм киләсе атнада Лилиягә финалда Аксубай районы данын якларга туры киләчәк. Үзе таныганча, дан өчен түгел, ә үзе кебек яклаучыларның тормыш иптәшләрен ярдәм итү өчен. Күңел төшенкелегенә бирелмәвен һәм горур булуын, ире, балаларының әтисе Дамирның Ватанны лаеклы саклавын күрсәтер өчен.
– Бүген без гаиләбез белән гражданлык бурычын түләргә килдек. Татарстанның көчле төбәк булуын һәм хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә, якташ сугышчыларга ярдәм итүнең урыннардагы депутатлардан торуын аңлыйбыз, – ди Лилия. – Минем әти – чуаш, әни – татар милләтеннән. Без нинди генә милләттән һәм диннән булсак та, бүген безнең өчен бер генә нәрсә – дөньяда тынычлык урнашуы мөһим. Якын кешеләребез – уллар, ирләр, әтиләр, туганнар өйләренә әйләнеп кайтсыннар. Без тормыш иптәшем махсус хәрби операциядән кайткач, барысы да төзелә һәм чәчәк ата торган Татарстанда яшәргә хыялланабыз, безнең балалар анда бәхетле булып үсәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев