Аксубайда сайлау участогында хәрби шәфкать туташы тавыш бирде
28 яшьлек Язилә Митрофанова «Север. Ахмат» батальонында хезмәт итә.
Хәзер ул кыска вакытлы ялда, улын беренче сыйныфка озатырга кайткан.
Һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыакка кандидатлар сайлауда катнашу өчен дә вакыт тапты, чөнки ул бүген республикада яшәүче һәр кешенең гражданлык позициясенең никадәр мөһим булуын башкаларга караганда да күбрәк аңлый. Сайлау участогына ул улы Тимур белән килде.
Язилә Митрофанова Чечен республикасында инде икенче контракт төзегән. Контракт төзегәнче ул Аксубай үзәк район хастаханәсендә эшләгән һәм бүген дә хәрби госпитальдә һәм алгы сызыкта яралыларны коткара.
– Сайлаулар – кандидатлар турында гына түгел, ул халыкның бердәмлеге, ул хакимиятнең ышанычы, балаларыбызның киләчәге турында кайгырту, – дип саный Язилә. – Без алга барырга, барысы да яхшы буласына, тынычлык урнашасына өмет белән яшәргә тиеш.
Хәрби шәфкать туташы тарихы турында без район газетасының киләсе санында сөйләрбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев