Аксубайда Россия Федерациясе әләме көне билгеләп үтелде
Аксубай үзәгендә Россия Дәүләт әләме көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.
Үзәк мәйданда районның хезмәт коллективлары, иҗтимагый оешмалары вәкилләре, битараф булмаган кешеләр һәм кунаклар җыелды. “Яшь гвардия” яшьләр хәрәкәте вәкилләре барлык җыелучыларга да ватанпәрвәрлек һәм гражданның үз иле белән аерылгысыз элемтәсе символы булган триколор тасмалары тараттылар.
Тантанада катнашучыларга сәламләү сүзе белән район башлыгы Камил Гилманов мөрәҗәгать итте.
– Россия Федерациясе Дәүләт әләме көнен бәйрәм итү 1991 елда башланды, Мәскәүдә Ак йорт өстендә беренче тапкыр өч төсле Россия әләме – зәңгәр-ак-кызыл триколор күтәрелде, – диде ул. – Шул вакыттан алып барлык төп вакыйгалар шушы әләм астында уза. Бүген махсус хәрби операция зонасында бу әләм астында безнең илне, аның яңа регионнарын яклыйлар. Әләм безнең илнең куәтен символлаштыра.
Җыелучыларны үзәк хәрби округы инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов сәламләде.
Россия Федерациясе гимны яңгырады. Россия һәм Татарстан әләмнәрен күтәрү хокукы Аксубай районының элеккеге хәрби комиссары подполковник Рамил Сөләймановка һәм стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре ветераны һәм йөзү буенча тренер Геннадий Леонтьевка бирелде.
Тантаналы митинг триколор әләмнәре белән велоузыш старты белән тәмамланды. Бәйрәмдә катнашучылар велосипедчыларны узышка алкышлар белән озаттылар.
Бу көнне бәйрәмдә катнашучылар гаҗәеп тамаша шаһитлары булдылар – ”Беренчеләр хәрәкәте” Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең җирле бүлеге әгъзалары һәм сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр гаять зур мәйданда Россия Федерациясе Дәүләт әләмен җәелдерделәр. Әләм периметры буйлап басып, аларга митингта катнашучылар да кушылды.
Тантана үзәк паркка концерт мәйданчыгына күчте. Яшь талантлар башкаруында Ватан турында җырлар яңгырады. Россия әләмнәре астында бию флешмобы узды.
Җыелучыларны район башлыгы Камил Гилманов җылы тәбрикләде.
– Бу әләм астында без җиңәргә һәм һәрвакыт алга барырга тиеш. Без бүген илебезнең патриотларын тәрбияләргә тиеш. Без Россиядә яшәвебез белән горурланабыз, – дип билгеләп үтте ул. – Һәм безнең ил һәрвакыт чәчәк атачак!
Үзәк хәрби округы инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов, һәр атна башында мәктәпләрдә гимн яңгыраганда һәм әләм күтәрелгәндә – бу яшь буында горурлык хисе уята һәм патриотик рух тәрбияли, дип билгеләп үтте.
Бу көнне шулай ук яшь гражданнарга паспорт тапшыру да гадәткә керде. Бу мактаулы миссияне ЭЭМның миграция пункты җитәкчесе полиция майоры Гөлнара Сөләйманова башкарды. Оксана Шурыгинага тантаналы шартларда паспорт тапшырылды.
Концерт программасы тәмамлангач, паркта Россия әләме көненә багышланган шахмат турниры узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев