Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда Республика көне уңаеннан шахмат турниры узды

Аксубайда Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү уңаеннан традицион шахмат турниры узды.

 

Интеллектуаль спорт төрен сөючеләр Яшьләр үзәгендә җыелды. Кискен көрәштә Тимур Крайнов җиңү яулады. Икенче урында – Геннадий Горбунов. Өченче урынны Алмаз Камилов алды.

Призерларны районның яшьләр канаты лидеры Чулпан Хәнифова җылы котлады һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән Грамоталар һәм медальләр тапшырды.

– Бу ярышлар районда 2000 елдан бирле үтә, – дип билгеләп үтте районның шахмат мәктәбе җитәкчесе Геннадий Горбунов. – Кызыклы фактлар: турнирның беренче җиңүчесе Юрий Сухалов була. Республика көне хөрмәтенә ярышларда күпсанлы җиңүләргә Михаил Водышев ирешә. Ә Тимур Крайнов бу турнирда беренче тапкыр җиңү яулады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев