Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайда район башлыгы чыршысы узды

Район мәдәният йортында бишле билгеләренә генә укучылар, олимпиадалар, ярышлар җиңүчеләре һәм опекада булган балалар өчен традицион яңа ел чыршысы узды.

Тамаша залында бәйрәм мохите хөкем сөрде, күпләр бәйрәмдә рәхәтләнеп күңел ачар, шатланыр өчен, тантанага яңа ел костюмнарыннан килделәр. Балаларны район башлыгы Камил Гилманов тәбрикләде.

– Ел дәвамында сез укуда, спортта, бәйгеләрдә яхшы нәтиҗәләр ирештегез, республикада район данын якладыгыз, – диде ул. – Һәм менә бүген бәйрәмгә җыелдыгыз. Сезне бик күп кызыклы мизгелләр көтә. Бүген сезнең спорт белән шөгыльләнү, яхшы укыр һәм нәтиҗәләргә ирешер өчен бөтен мөмкинлекләрегез бар. Сезнең каникулда яхшы ял итеп, көч туплавыгызны һәм яңа көч белән дәресләргә керешүегезне телим. Якынлашып килүче Яңа ел белән, балалар!

– Кадерле балалар, ихлас күңелдән тагын да зуррак уңышларга ирешүегезне телим, – дип мөрәҗәгать итте уку алдынгыларына, спортчыларга, иҗади бәйгеләрдә җиңүчеләргә мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина. – Без үз тарафыбыздан моның өчен бөтен шартларны да тудырырга тырышачакбыз.

Сәхнәдән җыелучыларны Кыш бабай белән Кар кызы тәбрикләделәр, иң ихлас теләкләрен җиткерделәр. Яшь артистлар җырлар, ялкынлы биюләр башкардылар, күтәренке кәеф тудырдылар. Бәйрәмдә күңелле, мавыктыргыч мизгелләр күп булды, ә тантана азагында һәркем яңа ел бүләге алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев