Аксубайда «Җомга марафоны» узды
Бүген Аксубай районында «Җомга марафоны» үткәрелде.
Әлеге проектны Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча ТР Рәисе каршындагы комиссия белән берлектә «Терәк-Опора» иҗтимагый файдалы хәйрия фонды оештырды.
Әлеге файдалы чара йөзләгән кешене берләштерде. Марафонны «Терәк-Опора» иҗтимагый файдалы хәйрия фонды директоры Илназ Гыйлемханов ачып җибәрде.
– «Җомга марафоны» ның максаты – республикабыз районнарында яшәгән халкыбызга, күренекле дин белгечләре, имамнар тарафыннан татар телендә аңлаешлы вәгазьләр сөйләү, мөнәҗәтләр башкару, төрле яшьтәге милләттәшләребезне дин һәм тел берлегенә тарту, – дип билгеләп үтте ул.
Район Советының утырышлар залында узган «Җомга марафоны»нда Казан шәһәренең «Габдерәхим Утыз-Имәни» мәчете имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Җиһаншин бик үтемле, күңелләргә үтеп керерлек итеп вәгазь сөйләде.
– Нинди ел фасылы булуга карамастан, безнең күңелебездә иманга урын бар һәм ул кимеми. Мондый чаралар дәвамлы булсын, — диде ул.
Халыкара бәйгеләр лауреаты Динар Шәймарданов мөнәҗәтләр башкарды.
Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Александров проектны оештыручыларга район халкы исеменнән рәхмәт белдерде.
Чыгышлар соңында «Терәк-Опора» хәйрия фонды идарәсе рәисе Мансур Һашимов һәм Сергей Александров динебезне, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, татар халкының мәдәниятен саклау, үсеп килүче яшь буында милли телне формалаштыруда актив катнашкан райондашларга Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев