Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайда җомга кичәсе – гаиләләрне хөрмәтләү вакыты

Район мәдәният йортында зур бәйрәм булды.

Җомга кичәсендә авыл мәдәният учаклары үзешчәннәре коллективлары һәм район мәдәният йорты артистлары чыгыш ясады. Концерт номерларын тамашачылар җылы кабул итте. Программаның аерылгысыз өлеше – гаиләләрне хөрмәтләү. Сәхнәгә Рафаэль һәм Альбина Канәфиннар гаиләсен чакырдылар.

Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин бу күп балалы гаиләгә карата бик күп яхшы сүзләр әйтте.

– Канәфиннар хезмәттә дә, балалар тәрбияләүдә дә яшь гаиләләр өчен үрнәк булып торалар, – диде ул.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов районның терлекчелек тармагын үстерүгә керткән өлешләре өчен ир белән хатынны җылы котлады һәм рәхмәт белдерде. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Светлана Крайнова күп балалы гаиләгә иң изге теләкләрен җиткерде.

Илшат Заһидуллин Канәфиннарга район башлыгының Рәхмәт хатын, бүләкләр, гаилә хуҗабикәсенә – чәчәк бәйләме, балаларына бүләкләр һәм «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында мәктәп кирәк-яраклары салынган букча тапшырды.

Бәйрәм кичәсендә шулай ук юбилярлар Валентин Витальевич һәм Валентина Петровна Захаровлар, Сәлихҗан Хәсәнҗан улы һәм Сания Хәбибулла кызы Минвәлиевлар да район башлыгының Рәхмәт хатын алдылар. Зал тантана гаеплеләренә көчле кул чапты.

Канәфиннар гаиләсе Трудолюбовода яши. Гаилә хуҗасы утыз елдан артык «Октябрь» бүлекчәсенең товарлыклы-сөтчелек фермасында эшли, соңгы алты елда терлекчелек объектын җитәкли.

«Молко» ҖЧҖ җитәкчеләре аны җаваплы, чын профессионал, уртак эш өчен җан атучы хезмәткәр буларак тасвирлый. Альбина Фәрит кызы күп еллар сыер савучы, бозау караучы булып эшләгән, хәзерге вакытта декрет ялында. Алар өч ай элек кенә кечкенә бәби алып кайтканнар. Канәфиннарның дүрт уллары һәм бер кызлары бар. Шунысы кызык, гаилә башлыгы тәрбияләнеп үскән гаиләдә дә нәкъ шулай булган: аның өч абыйсы һәм бер сеңлесе бар. Узган ел алар гаилә корып яшәүләренең 25 еллыгын билгеләп үткәннәр.

Өлкән уллары – студентлар. Рәнис авыл хуҗалыгы академиясендә укый һәм районга инженер-механик булып кайтачак, Нәфис авиация-техник көллиятендә белем ала. Әти-әниләре кебек үк, уллары да эш сөючән, каникул вакытында эшлиләр, һәм, кызганычка каршы, өйләренә каникулга кайта алмыйлар. Әлфис җиденче сыйныфка күчкән, ул Сөнчәле мәктәбендә укый. Ул – әнисенең беренче ярдәмчесе. Ризат балалар бакчасына йөри. Канәфиннарның гаиләсе бик тату. Хуҗалык тутырып мал-туар асрыйлар, яшелчә бакчасы да зур – эш һәркемгә җитәрлек. Алар эшләргә яраталар, шуңа күрә өйдә дә, гаиләдә дә барысы да тәртиптә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев