Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайда өлкәннәр өчен аралашу үзәге ачылды

Районның клиент хезмәте бинасында өлкән буын өчен аралашу үзәге ачылды.

Бу вакыйга төрле тармак ветераннарын, «Россия пенсионерлары берлеге» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе активистларын бер түбә астына җыйды. Чара шатлык һәм аралашу белән тулы җылы һәм эчкерсез атмосферада узды.

Җыелучыларга сәламләү сүзе белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров мөрәҗәгать итте.

– Безнең районда пенсионерлар гадәттән тыш активлык һәм инициатива күрсәтәләр, спорт һәм сәхнә сәнгате белән мавыгалар, – дип билгеләп үтте ул. – Сез төрле спорт төрләре, конкурслар буенча республика спартакиадаларында призлы урыннар алып, безнең район рейтингын күтәрәсез. Сез гомер буе безнең төбәккә хезмәт куйдыгыз һәм моны лаеклы ялда эшләвегезне дәвам итәсез, барлык кешеләр өчен үрнәк булып торасыз. Аралашу үзәген төзү сезгә дуслар һәм фикердәшләр арасында вакытны кызык үткәрергә, ял итәргә һәм аралашырга мөмкинлек бирәчәк.

Клиент хезмәте җитәкчесе Владимир Тимофеев, тантанада катнашучыларны сәламләп, үзәкне оештыруда катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт белдерде.

– Өлкән яшьтәге кешеләрнең тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән аралашу үзәге Россия Хөкүмәте стратегиясе кысаларында 2030 елга кадәр булдырылган. Ул актив яшәү рәвешенә ярдәм итәргә һәм үз-үзеңне тормышка ашыру өчен яңа мөмкинлекләр ачарга тиеш. 2025 елга эш планы төзелде, программаны формалаштырабыз һәм шул уңайдан ветераннардан тәкъдимнәр, теләкләр кабул итәбез, – дип ассызыклады клиент хезмәте җитәкчесе.

Аралашу үзәге ишегендәге символик кызыл тасманы кисү очрашуның кульминациясе булды.

Килүчеләр район пенсионерларының спорт һәм мәдәни казанышларына, шулай ук аларның волонтерлык хәрәкәтендә катнашуына багышланган стендлар белән кызыксынып таныштылар. Үзәктә авторлар Николай Янилкин, Александр Евграфов, Галина Бобковаларның Бөек Ватан сугышы геройлары турындагы китаплары тәкъдим ителгән китаплар киштәсе оештырылган иде.

Ачылу көнендә шулай ук халык рәссамы Геннадий Золинның “Родные напевы” дип исемләнгән картиналары күргәзмәсе тәкъдим ителде. Чарада катнашучылар картиналарны сокланып карадылар, авторның иҗади юлы, аны рәсем сәнгатенә нәрсә илһамландыруы турында сөйләвен кызыксынып тыңладылар.

Ветераннар өчен бик күп кызыклы чаралар оештырылды: шахмат сөючеләр чын баталияләрдә көч сынаштылар, ә туган якны өйрәнү музее кул астындагы материаллардан файдалы әйберләр һәм бизәнү әйберләре ясау буенча мастер-класслар үткәрде. Очрашу күңелле чәй эчү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев