Аксубайда «Музейлар төне» узды
Аксубай туган якны өйрәнү музее яңадан мәдәният һәм тарих яратучылар өчен җәлеп итү урынына әверелде.
Биредә Халыкара музейлар көнен бәйрәм итү кысаларында «Музейлар төне» акциясе узды. Ватанны саклаучылар елында чараның «Геройлар» темасына багышлануы аеруча әһәмиятле.
Традицион Музейлар төне һәркемгә тарихка кагылу, чор рухын тою һәм Ватан өчен көрәшүчеләр турында күбрәк белү мөмкинлеге бирә. Туган як музее яшь буын өчен мавыктыргыч һәм танып белү форматлары аша үз геройлары турында белү мөмкинлеге биргән мәйданчык булды.
Бу кичне музей залларында ут төнге унбер сәгатькә кадәр сүнмәде, мәдәният учреждениесенә 300 дән артык кеше килде. Бу төрле яшьтәге, социаль катламдагы кешеләр.
Кичәнең яшь кунаклары арасында «Хыял» балалар приютында тәрбияләнүчеләр дә бар иде. Алар «Россия патриотлары» квест-уенында зур кызыксыну белән катнаштылар. Балалар, командаларга бүленеп, төрле биремнәрне азарт белән үтәделәр, ватанпәрвәрлек һәм ил тарихына хөрмәт темасы буенча бәйгеләрдә һәм викториналарда катнаштылар.
Иң кечкенә кунаклар өчен музей хезмәткәрләре биш очлы йолдыз ясау буенча «Җиңү символы» дип аталган осталык дәресе үткәрделәр. Балалар Җиңү көне белән бәйле символиканы зур горурлык белән ясадылар. Бу иҗади процесс мавыктыргыч кына түгел, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең әһәмиятен аңлауга мөһим адым да булды. Балалар эшләнмәләрен өлкән буын вәкилләренә бүләк итү өчен, үзләре белән алып киттеләр.
– Балалар белән без Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операциянең бүгенге геройлары турында сөйләштек, – дип сөйләде музей директоры Наталия Куштукова. – Аларның батырлыклары турында сөйләштек. – Балалар хәрби тематикага багышланган экспозиция белән кызыксынып таныштылар, волонтерлар махсус хәрби операция зонасыннан алып кайткан предметларга куллары белән кагылдылар. Безнең сугышчыларга алгы сызыкта кагылырга туры килгән әйберләрне күрү балалар өчен бик кызыклы иде.
Өлкән яшьтәгеләр өчен «Гаилә сакчысы» осталык дәресе эшләде. Кичәдә катнашучылар өй, гаилә, балалар һәм оныклар өчен саклагычлар ясарга өйрәнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев