Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда мобилизацияләнгән якташларны озату тантанасы булды

Бүген районда чираттагы тапкыр мобилизацияләнгән гражданнарны хәрби хезмәткә озату булды.

 

Һава шартларын исәпкә алып, тантаналы озатуны җылы һәм уңайлы шартларда – район мәдәният йортында үткәрергә карар кылынды. Ватанны яклаучыларга хәерле юл теләргә йөзләгән аксубайлы килде. Алар арасында туганнары, дуслары, «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар хәрәкәтендә катнашучылар, район оешмалары һәм ведомстволары вәкилләре бар иде. Мобилизацияләнгән ир-егетләр беренче рәтләрдән урыннар алдылар. Залда буш урыннар юк иде, кешеләр залның ике ягында басып тордылар. Аудитория сәхнәдә чыгыш ясаучыларның һәр сүзенә игътибар итте. Мобилизацияләнүчеләргә район башлыгы Камил Гилманов мөрәҗәгать итте.

– Миңа, район җитәкчесе буларак, сезнең һәрберегез кадерле, – диде ул. – Фашистларның планнары үтәлмәскә, Россия дошманга көчле каршылык күрсәтергә тиеш, – дип билгеләп үтте ул. – Бөек Ватан сугышында безнең ата-бабаларыбыз нәкъ шулай эшләгәннәр. Мин барыгызга да бу авыр бурычны намус белән үтәп, өйләрегезгә исән-сау кайтуыгызны телим.

– Мин бүген кабул итү комиссиясендә булдым һәм һәркемнең анда йөрәк чакыруы буенча килүен үз күзләрем белән күрдем, – диде Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов. – Сез безнең көчле рухлы патриотларыбыз, таянычыбыз. Үзегезне һәм иптәшләрегезне саклагыз!

Мобилизацияләнүчеләргә Чирмешән һәм Аксубай районнарының хәрби комиссары подполковник Сергей Иванов мөрәҗәгать итте.

– Минем мобилизацияләнүчеләргә рәхмәт белдерәсем килә. Бер кеше дә өйдә калу сәбәбен эзләмәде. Сез – районыбызның иң лаеклы гражданнары! Мобилизацияләнүгә аңлап караганнары өчен аларның әти-әниләренә һәм хатыннарына зур рәхмәт.

– Без сезнең белән горурланабыз, намус белән хезмәт итәчәгегезне беләбез! – диде район прокуроры юстиция өлкән киңәшчесе полковник Эдуард Хираҗев. – Сезнең гаиләләрегезгә түләнергә тиешле түләүләр һәм башка мәсьәләләр белән бәйле проблемалар турында борчылмагыз – без аларны хәл итәргә булышачакбыз. Иң мөһиме – сезнең Ватанны саклау бурычын намус белән үтәвегез. Без сезнең белән горурланабыз, әти-әниләрегез сезне Ватаныбызның лаеклы уллары итеп тәрбияләгәннәр.

Хәрби хезмәткә алынучыларга фатиха сүзләре белән Равил хәзрәт Зөфәров һәм рухани иерей Антоний Рыбочкин мөрәҗәгать иттеләр. Алар сугышчыларга дога белән ярдәм итәчәкләрен, Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорап дога кылуларын билгеләп үттеләр.

Хәрби марш һәм залның көчле алкышлары астында мобилизацияләнгән ир-егетләр сәхнәгә күтәрелделәр. Аларга район башлыгы исеменнән өйдәгеләр белән элемтәдә тору өчен кесә телефоннары тапшырылды. Үзәкләштерелгән клуб системасы белгечләре һәм район хатын-кыз депутатлар берләшмәсе исеменнән һәркемгә кулдан бәйләнгән йон оекбашлар тапшырылды. Диңгез туганлыгы берләшмәсе җитәкчесе Анатолий Скворцовтан мобилизацияләнүчеләр солдат көнкүрешендә кирәкле әйберләрне алдылар.

– Без сезне каршы алачакбыз, бу сәхнәдә хөрмәтләячәкбез! – дигән сүзләр яңгырады залдан.

Хезмәткә алынучыларның күбесе – ашыгыч хезмәт үткән яшьләр. Холыклары, дөньяга карашлары төрле булса да аларны бер бурыч һәм патриотизм хисе берләштерә. Аларның күзләрендә – сагыш, әмма ул аларның бүген күрсәтелергә тишле кыюлыгын һәм батырлыгын яшерә алмый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев