Аксубайда Мәңгелек ут итәгенә чәчәкләр салдылар
Хәрби дан мемориалында Билгесез солдат көненә багышланган чара узды.
Бу фронтларда һәлак булганнарга, Ватан иминлеге хакына гомерләре өзелгән һәр солдатка һәм каберләренә туганнары килә алмаган һәр сугышчыга рәхмәт һәм хөрмәт белдерү билгесе.
Мемориалда Аксубайның Виталий Тимирясов исемендәге 1нче мәктәбенең яшь армиячеләре ОБЗР укытучысы Евгений Башкиров белән булдылар. Бу мәктәп укучылары, эзләнү отряды эшеннән чыгып, фашистлар белән көрәштә батырларча һәлак булган солдат исемен кайтаруның ничек авыр бирелүен яхшы беләләр. Балалар Мәңгелек ут итәгенә чәчәкләр салдылар, һәлак булган сугышчыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев