Аксубайда Май чабу бәйрәмен курчаклар белән көтәләр
Икенче мартта Май чабу халык күңел ачуларын бәйрәм итү кысаларында «Сударыня-Масленица – 2025» иң яхшы май чабу курчагына район бәйге-күргәзмәсе оештырылачак.
Кышны озатучыларны кызыклы бәйрәм программасы көтә: коймак белән сыйлану, районның иң яхшы артистлары чыгышы, халык уеннары, бәйгеләр, биюләр, көч сынашулар, рәсми котлаулар һәм бәйге нәтиҗәләре буенча бүләкләү.
Бәйрәмдә катнашуга мәктәпкәчә белем бирү, мәгариф учреждениеләре, авыл җирлекләре, район оешмалары, курчакларның индивидуаль авторлары чакырыла. Эшләргә карата төп таләпләр: курчакның биеклеге 1,5 метрдан ким булмаска тиеш, оригинальлек, үзенчәлекле булу, темага туры килү.
Бәйрәм 10.00 сәгатьтә башлана.
0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев