Аксубайда кенәзбикә Елисавета тормышына багышланган дәрес узды
Аксубай үзәк китапханәсендә бөек кенәзбикә Елисавета Феодоровна Романованың тууына 160 ел тулуга багышланган (1864 елның 1 ноябре) Елисавета дәресе узды.
Чарада актив укучылар һәм китапханә хезмәткәрләре, район кунаклары катнашты.
Китапханәдә җыелучыларны үзәк китапханә директоры Ирина Телешева сәламләде.
Җыелучыларга район благочинныеның миссионерлык эше буенча ярдәмчесе Антоний Рыбочкин мөрәҗәгать итте. Ул тыңлаучыларга Россия тарихында тирән эз калдырган Бөек хәйрияче Елисавета Романованың фидакарь эшчәнлеге турында искә төшерде. Иске Чуаш Адәмсуы авыл китапханәчесе Галина Харитонова Изге Елисавета тормышы турындагы китапларның берсенә күзәтү ясады.
Дәресне «Гаилә китапханәсе» бүлеге мөдире Людмила Никонова алып барды. Дәрес дулкынландыргыч, кызыклы мохтттә узды. Катнашучылар Россияне яраткан, православие кабул иткән һәм чын хезмәт үрнәге булган Гессен-Дармштадт принцессасы тормышы белән очраштылар һәм бу көчле шәхескә соклануларын белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев