Аксубайда кар чистарту техникасы иртәнге сәгать өчтән эшли
Аксубайда күпләп кар явуга каршы көрәшкә 10 берәмлек техника җәлеп ителгән.
– Иртәнге сәгать өчтә кар чистарту техникасы эшкә кереште. Бу күпләп кар яуган көннәр өчен гадәти график. Барлык урамнарны һәм тыкрыкларны кардан чистартырга тырышабыз. Һәм халыктан бу хәлгә аңлап карауларын сорыйбыз. Бу хәл контрольдә тотыла, – дип мөрәҗәгать итте шәһәр тибындагы бистә башлыгы урынбасары Алмаз Бакиров. – Хәтта бер сәгать элек кенә трактор чистартып үткән урыннарны да тиз арада кар каплап китә һәм юл чистартылмаган кебек була.
Аксубай бистәсе башкарма комитеты зарурлык булмаганда машина белән өйдән чыкмаска киңәш итә. Һәм барлык ерак сәфәрләрне кичектереп торырга чыра. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Аксубай бистәсендә яшәүчеләр өчен кайнар линия телефоннары: +7 927 468-88-24 (Бакиров Алмаз Минәсхәт улы), +7 917399-90-80 (Горбунов Алексей Анатольевич).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев