Аксубайда йорт үрдәге адашкан
Аксубай үзәгендә токымлы йорт үрдәге пәйда булды.
Ул ак төстә, койрыгы янында көрәнсу-алтынсу төсмерләр бар. Көндезге сәгать бердә ул үзәк паркта карда утыра иде, аннары чиркәү территориясенә очып китте. Аннан үзәк урамнарга таба очты. Йорт кошы Романов яки Җиңү урамнарында булырга мөмкин. Хуҗаларының аны табып алып китүләрен сорыйбыз, урамда аңа куркыныч яный – этләр һөҗүм итәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев