Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайда «ИнформУИК» проектында катнашучыларны укыту башланды.

Анда участок сайлау комиссияләре рәисләре, рәис урынбасарлары, секретарьлары һәм әгъзалары катнашты.

Уку район мәдәният йортында узды. Җыелучыларны район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, сайлау комиссиясе әгъзалары алдында җаваплы бурыч – Россия Федерациясе Президентын сайлаулар тора.

– Сезнең күбегезнең сайлаулар эшендә катнашу тәҗрибәгез бар, һәм сез үз миссиягезне уңышлы үтәрсез дип өметләнәбез, – дип ассызыклады ул.

РФ Президентын сайлауга әзерлек һәм үткәрү турында район Советы аппараты җитәкчесе Рәис Галиев сөйләде. Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Наталья Сорокина сайлаучыларга мәгълүмат бирүне уздыруның оештыру аспектларына, ИнформУИКның (юл картасының) төп этапларына тукталды.

Укуда катнашучылар 15 гыйнвардан 15 февральгә кадәр узачак көндезге һәм дистанцион укыту буенча инструктажлар алдылар, техник мәсьәләләрне хәл итү өчен озату чатлары һәм күчмә укыту графигы белән таныштылар.

Аксубай районы территориясендә «ИнформУИК» проектын гамәлгә ашыруга 29 кеше җәлеп ителәчәк.

«ИнформУИК» проекты – сайлау участогы составына керүче сайлаучыларга, участок сайлау комиссияләре әгъзаларының, шул исәптән «ИнформУИК» махсус мобиль кушымтасын кулланып, йортлар һәм фатирлар буйлап йөреп, шәхси адреслы мәгълүмат бирүе. Бу – халык белән эшләүнең заманча һәм бик уңайлы ысулы. Комиссия әгъзалары «участок сайлау комиссиясе» дип язылган махсус жилетларга киенәчәк, шулай ук бейдж һәм сайлау комиссиясе әгъзасы таныклыгы да булачак. Алар гражданнарга мәгълүмати материаллар таратачак.

Сайлаучыларны Россия Федерациясе Президентын сайлаулар турында адреслы хәбәрләштерү 2024 елның 17 февраленнән 7 мартына кадәр планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев