Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда иң яхшы шашка уйнаучы укучылар билгеләнде

Районда 2006 елгы һәм яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында шашка буенча шәхси-команда беренчелеге ярышлары узды.

Әлеге интеллектуаль спорт төре укучылар арасында зур популярлык казана бара. Кайберәүләр шашканы шулкадәр яхшы үзләштергән ки, матчларда җиңелмәс көндәшләр булып кала бирә. Шашка буенча район ярышлары моны тагын бер кат раслады. 2 нче Аксубай мәктәбе укучылары арасында беренчелектә Никита Белов үзенең уен омтылышы белән үзенә беренче урынны тәэмин итте. Икенче урында – өченче мәктәп укучысы Энгель Зәйнуллин. Аксубайның 2 нче мәктәбе укучысы Кәрим Нуруллин өченче призер булды.

Кызлар арасында иң яхшы нәтиҗәгә Виктория Михайлова иреште, икенче һәм өченче урыннарны Зәлинә Билалова һәм Камилә Әхмәтҗанова (барлык призерлар да икенче мәктәп укучылары) үзара бүлеште.

Команда беренчелегендә: I урынны 2 нче Аксубай мәктәбе, II урынны – 3 нче Аксубай мәктәбе, III урынны Карасу мәктәбе алды.

Фото: Геннадий Горбуновның шәхси архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев