Аксубайда Илшат Хәмидрәхимовка багышланган баскетбол турниры узды
“Юность” универсаль спорт залында махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган Илшат Хәмидрәхимов истәлегенә баскетбол буенча турнир узды.
Бу – Иске Мокшино мәктәбен тәмамлаган Илшат Хәмидрәхимов истәлегенә өченче турнир. Беренче ике ярыш герой белем алган мәктәптә, өченче тапкыр спорт комплексында узды. Турнир мәйданчыгына чыгучылар арасында Илшат белән бер баскетбол командасында уйнаган егетләр дә, аны яхшы белгән һәм аның белән дус булган спортчылар да бар иде.
Бәйгедә катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов сәламләде.
– Илшатны искә алу өчен җыелган һәркемгә рәхмәт әйтәсе килә, – диде ул. – Ул спортка зур игътибар биргән. Бүген ул безнең өчен батырлык һәм кыюлык үрнәге булып тора.
Бу көнне турнирда катнашучылар, аңа белем биргән педагоглар, кунаклар иң җылы, ихлас сүзләр белән геройны искә алдылар. Илшатның әти-әнисе Газыйм Мөнир улы һәм Резидә Нәгыйм кызы уллары турындагы истәлек өчен рәхмәт әйттеләр.
Бу юлы да баскетбол матчы кискен, эмоциональ көрәштә узды. Командалар бер-берсенә лаеклы көндәшләр булдылар. Ләкин, Максим Ефимов җитәкчелегендәге Аксубай дружинасы көндәшләреннән көчлерәк һәм җитезрәк булып чыкты. Ул турнирның җиңүчесе булды да. Әмма монда җиңү катнашучылар өчен төп максат түгел, ә дус, якташ һәм батыр сугышчы турындагы истәлек иң мөһиме иде.
Илшат Хәмидрәхимов Ленин һәм Октябрь революциясе орденлы Мәскәү югары гомуми гаскәр команда училищесын тәмамлаган. Мәскәүдә укыган вакытта Кызыл мәйданда Җиңү парадында дүрт тапкыр катнашкан.
Ул Сириядә хәрби операциядә катнаша, сугышчан хезмәтләре өчен медальләр белән бүләкләнә. Шулай ук махсу хәрби операция зонасында үз-үзен аямыйча сугыша. Ул 2022 елның 14 апрелендә һәлак булды. Батыр сугышчы гомерен Ватанының якты киләчәге өчен бирде. Аңа 26 яшь иде.
Спортны яраткан, бигрәк тә баскетбол, футбол, җиңел атлетика белән җитди шөгыльләнгән. «Кэс Баскет» уеннарында Илшатның, команда капитаны буларак, районның спорт казанышларына керткән шәхси өлеше бәяләп бетергесез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев