Аксубайда янгында кешеләр һәлак булу факты буенча гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең ашыгыч утырышы узды
Аксубай районы Советында гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш утырышы район башлыгы катнашында узды.
Экстрен утырышта район, хезмәтләр һәм ведомстволар җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары төнге гадәттән тыш хәл – Иске Кыязлы авылында янгында ике кешенең һәлак булуы турында фикер алыштылар.
– Бу район өчен гадәттән тыш хәл. Без кешеләрне югалттык, фаҗига шартлары ачыклана, кешеләрнең һәлак булуына китергән янгынның беренчел сәбәбе – электр җиһазларын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу. Шуны аңларга кирәк: бу безнең кешеләр, без аларның гомерләре өчен җаваплы. Димәк, без дә нәрсәдер эшләп бетермәгәнбез, – дип билгеләп үтте утырыш башында район башлыгы Камил Гилманов.
Районның гадәттән тыш хәлләр комиссиясе рәисе Станислав Зайцев 2023 елда районда янгыннарда биш кешенең һәлак булуын билгеләп үтте.
Аксубай янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе Руслан Ибляминов кешеләрнең янгыннарда һәлак булу сәбәпләрен анализлады. Өч очракта алар ут белән саксыз эш итү сәбәп булган, янгында һәлак булган ир-ат саксыз тәмәке тарткан, соңгы очракта электр җиһазларын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу янгын чыгуга сәбәп булган.
–Янгыннар санын киметүгә ирешү, янгында кешеләрнең һәлак булуына юл куймау өчен, район территориясендә «Торак» профилактик чарасын дәвам итәргә тәкъдим итәм. Бу йортлар буйлап йөрү һәм халыкка янгын куркынычсызлыгы чаралары турында мәгълүмат бирү генә түгел, ә йорт хуҗалыкларын урап узу буенча төркемнәр оештыру һәм аларга янгын күзәтчелеге, ВДПО хезмәткәрләрен, җирле хакимият органнары, идарәче компанияне вәкилләрен дә кертү. Янгынга каршы тору шартлары начарлану яисә янгын куркынычы янау турында мәгълүмат кергәндә, профилактик эш уздыру өчен урынга чыгып китәргә әзер булу өчен, – дип билгеләп үтте районның баш коткаручысы.
Район башлыгы социаль яклау органнары белән берлектә, хезмәтләрнең эшен активлаштырырга, социаль яклау органнарының попечительлек исәбендә торучы күп балалы гаиләләрне, ялгыз һәм өлкән яшьтәге гражданнарның өйләрен йөреп чыгарга, шулай ук янгынга каршы пропаганданы көчәйтергә кирәклегенә басым ясады.
Утырышта ирекле янгын сүндерүчеләр җәмгыятьләренең эше турында фикер алыштылар. Иске Тимошкино, Иске Татар Адәмсуы, Иске Кыязлы, Иске Ильдерәк ДПО эшен уңай мисал итеп китерделәр.
Әмма бүгенге көндә алар булмаган урыннарда да җирлек башлыклары халыкның янгынга каршы куркынычсызлыгын тәэмин итү юлын таба. Мисалга, Шәрбәндә авыл халкы акчасына мотопомпалы прицеплы сыешлык сатып алганнар, ул тракторга тагыла һәм кирәк булганда янгын сүндерүгә әзер. Ә Карасуда мичкә куйганнар һәм мотопомпа урнаштырганнар.
Руслан Ибляминов билгеләп үткәнчә, янгында вакыт минутлар, секундлар белән исәпләнә. Ә районның күп кенә торак пунктлары янгын сүндерү бүлегеннән 35-40 километр ераклыкта урнашкан һәм коткаручылар ничек кенә ашыксалар да, егерме биш тонналы КамАЗ янгын урынына техник характеристикалары билгеләгәннән тизрәк барып җитә алмый.
Утырышка йомгак ясап, район башлыгы Камил Гилманов җитәкчеләрдән ведомство карамагындагы территорияләрдә кешеләрнең тормышы өчен җаваплылыкны истә тотып, урыннарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү планында эшне активлаштыруны таләп итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев