Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда яңа ел алды авыл хуҗалыгы ярминкәсе: чыршы, яшелчә, бал һәм башка продукция

Мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте.

Асубайда ярминкә көне иртәсе район мәдәният йорты каршындагы мәйданнан агылган күңелле музыка һәм импровизацияләнгән сәүдә нокталары янындагы ыгы-зыгы белән башланды.

Яңа ел бәйрәме алдыннан фермерлар, шәхси эшмәкәрләр, районның мәгариф учреждениеләре үз товарларын сатуга алып килделәр. Фермер Валерий Сәпеев – ит һәм ит эшләнмәләре, Георгий Погодкин, Алексей Кондратьев – терлек азыгы өчен ашлык, мәктәпләр – яшелчә, җиләк-җимеш, кышкыга тозланган әйберләр, бал, гомумән алганда, табын өчен кирәк булганның барысын да тәкъдим иттеләр. Биредә сөт тә, балык та, гөмбә дә, бәйрәмгә тәм-томнар да сатып алырга мөмкин иде. Район үзәге мәктәпләре үзләренең сәүдә нокталарын яңа ел стилендә бизәгәннәр, сатып алучыларны җәлеп итеп, һәм күтәренке кәеф бүләк итеп, яңа ел костюмнарында сәүдә иттеләр. Шулай да Аксубай урман хуҗалыгы продукциясе – яшь чыршылар һәм наратлар игътибар үзәгендә булды. Сатып алучылар яңа ел гүзәлләрен бик теләп сайладылар.

Район мәдәният йорты артистлары ярминкәдә катнашучыларга үз җырларын бүләк иттеләр.

Сәүдә мәйданын район башлыгы Камил Гилманов карап чыкты, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты.

– Ярминкәдә катнашучылар район үзәгендә яшәүчеләр өчен үз куллары белән үстергәннең барысын да алып килгәннәр, – диде ул. – Мәктәпләр дә җәй көне яхшы эшләгәннәр, үзләренең артып калган продукцияләрен сатуга алып килгәннәр. Без, авыл кешеләре, җирдә эшлибез һәм аннан керем алырга тиеш. Мәктәп коллективларына, фермерларга авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашулары өчен рәхмәт. Сезгә чын күңелдән Яңа елда сәламәтлек һәм иминлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев