Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайда Һава-десант гаскәрләре сугышчылары истәлегенә һәйкәл ачылды

Бөек Җиңү бәйрәме башланганчы, мәйданда Һава-десант гаскәрләренә багышланган һәйкәл ачылу тантанасы булды

Һава-десант гаскәрләре сугышчыларына мемориал төзү идеясен безнең якташларыбыз – төзелеш компаниясенең генераль директоры, 76 нчы гвардия дивизиясе разведка ротасының элеккеге десанты Константин Николаев һәм 34 нче аерым оператив билгеләнештәге бригаданың элеккеге милли гвардиячесе Мансур Сыраев һәм эшмәкәр Артем Николаев тормышка ашырды. 

Монумент сугышчан туганлыкның көчен, Ватанга мәхәббәтне чагылдыра һәм яшь буынны патриотик тәрбияләүгә өлеш кертә. 

Һәйкәл өстендә эшләү һәркемнең күз алдында барды, төзүчеләр теләсә нинди һава торышында тырышып хезмәт куйдылар. Төзелеш эшләренә Федор Николаев җитәкчелек итте. 

Ачылу тантанасында «Ватанга хезмәт итәм» иҗтимагый оешмасының сугышчы-ветераннары катнашты. Һәйкәлне төзүчеләргә район башлыгы Камил Гилманов чын күңелдән рәхмәт белдерде. 

 –Сез бу мемориалны үзегезнең кече ватаныгызда гына төзеп калмадыгыз, шулай ук махсус хәрби операция зонасында безнең сугышчыларга гуманитар ярдәм дә күрсәтәсез. Сез – Ватанның чын патриотлары! – диде ул. 

Җыелучыларны ТР Рәис исеменнән ТР спорт министры урынбасары Алмаз Хөсәенов котлады. Мемориалны төзегән өчен рәхмәт сүзләрен генерал-майор Анатолий Молоствов, «Ватанга хезмәт итәм» ветеран-сугычылар иҗтимагый оешмасы рәисе Виталий Маркин белдерделәр. Ветеран-сугышчыларны республика иҗтимагый оешмасы медальләре белән бүләкләү тантанасы булды. Бу бүләкне алуга Федор Николаев, Константин Николаев һәм Мансур Сираев лаек булды. 

Символик кызыл тасма киселгәч, обелиск өстеннән япма төшерелде. Хәзер Һава-десант гаскәрләре сугышчылары истәлегенә ачылган һәйкәл элеккеге десантчыларны берләштерү, илебезнең батыр улларына дан җырлау һәм балаларга десант хезмәте турында сөйләү урыны булып хезмәт итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев