Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайда гомумрайон өмәсе узды

Аксубайлылар территорияләрне җыештыру буенча санитар-экологик икеайлыкка актив кушылдылар.

Район үзәге предприятиеләре һәм оешмалары, совет, башкарма комитет бүген гомумрайон өмәсендә катнашты. Үз территорияләрендә генә түгел, җәмәгать киңлекләрендә, паркларда һәм скверларда тәртип урнаштырдылар кыш дәвамында җыелган чүп-чарны, коры үләнне җыештырдылар, агачларны агарттылар, кайбер урыннарда хәтта чәчәк түтәлләре дә казыдылар.

– Районда чисталык һәм тәртип – ул һәр кешенең йөзе. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүгенге өмә – беренче, хәтта икенче өмә дә түгел, – дип билгеләп үтте Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Алмаз Бакиров. – Безнең чакыруга җавап биргән һәм ведомство бинасына якын территорияләрне җыештырып кына калмыйча, ә җәмәгать киңлегендә тәртип урнаштыру буенча гомуми өмәдә катнашкан кешеләргә рәхмәт белдерәбез. Монда йөздән артык кеше чисталык урнаштырды. Барыгызга да зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев