Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда гаскәрләрне Әфганстаннан чыгару көне билгеләп үтелде

Сугышчы-интернационалистлар бүген Аксубайда Мәңгелек ут янында җыелдылар.

Биредә чикләнгән гаскәрләр контингентын Әфганстан Демократик Республикасы территориясеннән чыгаруга 34 ел тулу уңаеннан тантаналы митинг узды.

– Әфганстан сугышы ветераннарын гаскәрләрне чыгару көне белән котлыйм. Безнең соңгы солдатның Әфганстан территориясеннән чыгу көненнән алып утыз елдан артык вакыт үтте. Советлар Союзының көньяк чигенә реаль куркыныч яный иде. Сез безнең чикләрне дистәләгән ел тыныч тормыш белән тәэмин иттегез. Батырлыгыгыз, кыюлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов, сугышчы-интернационалистларга мөрәҗәгать итеп.

Район башлыгы якташларыбызның шулай ук махсус хәрби операциядә лаеклы катнашуларын һәм, ветераннарның традицияләренә тугры калып, Ватанны яклауларын искәртте.

Сугышчан иптәшләрен Әфганстан Республикасында хәрби хәрәкәтләр һәм башка локаль конфликтлар ветераннары рәисе Владимир Крайнов котлады, ул егетләрнең үз интернационал бурычларын намус белән үтәүләрен билгеләп үтте. Һәм үсеп килүче буынга мәктәптә яхшы укуларын, әти-әниләрне хөрмәт итүләрен, Туган илне яратуларын һәм тугры Ватан сакчысы булуларын теләде.

Изге Федосий Тотемский православие гыйбадәтханәсе рухание Александр Качаев Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгару көне православие бәйрәменә туры килүен билгеләп үтте. Һәм бу вакыйга мәңгелекне вакытлыча вакыйгалар белән тоташтыра.

Ул бүген Ватан мәнфәгатьләрен саклаучыларга Ходайның ярдәм итүен, ә яшь буынга үз җиреңдә яшәүнең зур бәхет булуын искә төшерде.

Район мөхтәсибәте исеменнән сугышчы-интернационалистларны район имам-мөхтәсибе ярдәмчесе Равил Камалетдинов котлады, тыныч күк йөзе теләде. Тантана гаеплеләре адресына барлык төр гаскәрләрнең «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар берлеге исеменнән котлау сүзләрен Шамил Гыйниятуллин җиткерде.

15 меңгә якын совет сугышчысының гомерен өзгән тугыз елга сузылган сугыш, безнең районны да читләтеп узмады. Әфганстан демократик республикасында 105 аксубайлы үзләренең интернационал бурычларын үтәгән, шуларның җидесе сугыш кырыннан әйләнеп кайтмаган.

Һәлак булган сугышчы-интернационалистларны һәм чираттагы истәлекле датага кадәр яши алмаган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Сугышчы-интернационалистларның исемнәре язылган истәлек плитәсе итәгенә веноклар, чәчәкләр салдылар.

Якташлар һәм сугышчан иптәшләр һәр сугыш солдатының, Ватан солдатының батырлыгын хәтерлиләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев