Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда “Экстремизмга – Юк!” бәйгесенә йомгак ясалды

Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә “Экстремизмга – Юк!”

Бәйгедә беренче сыйныфтан унберенче сыйныфка кадәр район мәктәпләре укучылары катнашты. Балалар рәсемнәре һәм плакатлары мәгънәле һәм кызыклы булып чыкты. Мәктәп укучылары экстремизм кебек күренешнең бөтен җәмгыять өчен куркыныч булуы, кешеләрнең көндәлек тормышында аның чагылышына юл куймау турындагы фикерләрен кәгазьдә сурәтләделәр. Иҗади эшләрне мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты Татьяна Яремийчук, район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белгече Анастасия Мясникова бәяләде. Җиңүчеләр билгеләнде. Бәйге нәтиҗәләре буенча аларны грамоталар һәм призлар көтә.


Фото: район сайты архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев