Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда экофестиваль табигать сөючеләрне җыйды

Гуляев скверында «Уяну» экологик фестиваль узды.

Фестивальдә бик күп балалар һәм өлкәннәр катнашты. Биредә һәркем кызыклы шөгыль таба, әйләнә-тирә мохит турында ниндидер яңалыклар белә, ачык һавада концерт карап ләззәтләнә алды. Тантанага бик күп кунаклар – республика ведомстволары, күрше районнардан мәдәният учреждениеләре вәкилләре, китапханә эше буенча партнерлар килде.

Бәйрәмне оештыручылар – үзәкләштерелгән китапханәләр системасы коллективы фестивальдә әкияти-танып белү, күтәренке мохит тудырырга тырыштылар. Балалар сәнгать мәктәбенең яшь талантлары якты мәдәни программа белән чыгыш ясадылар. Бәйрәм кысаларында үзәкләштерелгән китапханәләр системасы базасында модель китапханә ачылды.

Тулырак газетабызның киләсе санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев