Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайда Чик сакчысы көнен билгеләп үттеләр

Үзәк мәйданда тантаналы чара узды, анда элеккеге чик буе сакчылары үз бәйрәмнәрен билгеләп үтү өчен җыелды.

Традиция буенча, бәйрәм башланыр алдыннан чик сакчылары мәйдан буйлап тантаналы марш белән уздылар.

Митингны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Станислав Зайцев ачты. Ул барысын да бәйрәм белән котлады, хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов исеменнән «Актив иҗтимагый эшчәнлек, үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү эшенә шәхси өлеш кертүләре, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы парадта катнашу һәм Чик сакчылары көнен бәйрәм итү уңаеннан» Рәхмәт хатлары тапшырды.

– Нәкъ менә чик буе гаскәрләре даими рәвештә хәрби сакта тора һәм нәкъ менә алар беренче һөҗүмне кабул итә, – дип билгеләп үтте ул.

Анатолий Молоствов чик сакчыларын бәйрәм белән котлап, барысына да сәламәтлек теләде һәм «Чик буе гаскәрләренә 100 ел» медальләрен тапшырды.

–Сезнең хезмәтегез катлаулы һәм җаваплы, ләкин сез аны гадел һәм намуслы башкардыгыз, һәм шуның аркасында без тыныч күк астында яшибез, – дип билгеләп үтте ул.

Дин әһеле Антоний Рыбочкин чик сакчыларының һәрвакыт хөрмәттә булуларын билгеләп үтте, изге теләкләрен белдерде.

«Ватанга хезмәт итәм» хәрби хәрәкәтләр һәм хәрби хезмәт ветераннары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Виталий Маркин, җыелучыларны бәйрәм белән котлап, уңышлар, сәламәтлек теләде, котлау хаты тапшырды. Ул шулай ук 34 нче гуманитар ярдәм йөге белән алгы сызыкка киткән волонтерлар командасы белән элемтәгә керде һәм алар да чик буе гаскәрләре ветераннарын истәлекле көн белән җылы котладылар.

«Чик буе туганлыгы» иҗтимагый оешмасы рәисе Алексей Бобов чик сакчылары хәтерне, йолаларны сакларга һәм киләчәк буынга тапшырырга тиеш, дип белдерде. Актив ветераннарга «Чик сакчылары традицияләрен саклау һәм үстерүгә, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш керткән өчен» грамоталарын тапшырды. Шулай ук яшь буын вәкилләре дә грамоталар белән бүләкләнделәр.

Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре ветераннары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Павел Крюков һәм Аксубай районы чик сакчылары берлеге рәисе Юрий Степанов җыелучыларны бәйрәм белән тәбрикләделәр.

Бәйрәм хөрмәтенә «Аксубай егетләре» баянчылар ансамбле патриотик көйләр башкарды.

Чарада катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында Ватаныбыз чикләрен яклап һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, обелискка чәчәкләр салдылар.

Бәйрәм тәмамлангач, митингта катнашучылар машиналарга утырдылар һәм Тарханка авылына чик буе гаскәрләренә багышланган стела ачу тантанасына киттеләр.

Фотогалерея.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев