Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайда Бөек Ватан сугышы геройларын искә алдылар

Бүген 22 июньдә Мәскәү вакыты буенча 12:15 сәгатьтә Аксубайда Бөек Ватан сугышы корбаннары истәлегенә “Бер минут тынлык” бөтенроссия акциясе узды.

Бу дата аерым әһәмияткә ия, чөнки бу көнне миллионлаган  кешенең гомерен алып киткән һәм ил тарихында, һәр гаилә тарихында тирән яралар калдырган сугыш башланган. 

Хәрби дан мемориалында оешмалар җитәкчеләре, “Ватанга хезмәт итәм” ветераннар хәрәкәте, “Беренчеләр хәрәкәте” яшьләр оешмасы вәкилләре, яшь армиячеләр җыелды.

erid: 2Vtzqw6pLty

Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митингны район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов ачты.

– 84 ел элек бу көнне иртәнге сәгать 4 тә сугыш игълан итмичә, агрессор безнең илгә һөҗүм итте.  Бу сугыш бик авыр дүрт ел дәвам итте, – диде ул. – Безнең районнан 10 меңнән артык кеше Ватаныбызны якларга баскан, шуларның яртысы яу кырларыннан әйләнеп кайтмады. Бүген без бу җиргә тынычлык китергән кешеләргә хәтер бүләк итәргә тиешбез. Яшьләр өчен бу зур тарихи дәрес. 

Җыелучыларга үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов мөрәҗәгать итте.

–  Бөек Ватан сугышы 26 миллион 456 кешенең гомерен алып китте. Ата-бабаларыбыз Җиңү хакына гомерләрен кызганмадылар. Алар дошманны тар-мар иттеләр. Хәзерге бандеровчыларның язмышы төгәлләнә, безнең яклаучылар фидакарьләрчә сугышалар. Мондый хәл кабатланмасын өчен, безгә бердәм булырга, яшь буынны патриотлар итеп тәрбияләргә кирәк. 

Митингта катнашучылар һәйкәлгә чәчәкләр һәм веноклар салдылар.

– 22 июнь безгә фашистлар әсирлегендә җәфаланып үлүчеләр, тылда ачлыктан һәм мохтаҗлыктан үлүчеләр турында искә төшерә, – диде алып баручы. – Ватанны саклау буенча изге бурычын үз гомерләре бәрабәренә үтәгән Совет сугышчыларының батырлыгы алдында без түбәнчелек белән  баш иябез.


12:15 сәгатьтә православие гыйбадәтханәсе чаңнары чыңлады. Чаң тавышы астында һәм игълан ителгән гомуммилли тынлык минутында акциядә катнашучылар дөньяда тынычлык өчен гомерләрен биргән кешеләрне искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев