Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайда Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә шәмнәр кабыздылар

Кич белән, Хәтер һәм кайгы көне алдыннан, хәрби дан обелискы янында Бөек Ватан сугышы башлануның 83 еллыгына багышланган «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясе узды.

 

Матәм митингында хезмәт коллективлары, ветераннар советы, сугышчы-ветераннарның «Ватанга хезмәт итәм» иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре, волонтерлар катнашты. Аксубайлылар Бөек Ватан сугышы кырларында сугышкан якташларын һәм Бөек Җиңүне якынайтырга ярдәм итеп, тылда фидакарьлек белән эшләгән кешеләрне искә алырга килделәр. Митингны район башлыгы Камил Гилманов ачты.

– Бу көнне нәкъ 83 ел элек фашистлар Германиясе Советлар Союзына һөҗүм итә. – диде ул. – Сугышның беренче көннәреннән үк меңләгән кеше һәлак була. Бөтен халык фашистларга каршы бердәм фронтка берләшә. Җиңү өчен көршкән якташларыбызга мәңгелек дан. Тарих кабатлана, 80 елдан соң Украина территориясендә нацизм яңадан башын күтәрде. Һәм бүген безнең ир-егетләребез бу фронтта батырларча сугышалар. Безнең район ир-егетләре дә, шундый ук батырлыклар күрсәтәтеп, нацистларга каршы көрәштә катнашалар.

Матәм митингында катнашучылар алдында «Ватанга хезмәт итәм» район ветераннар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Виталий Маркин чыгыш ясады.

– Бөек Ватан сугышы һәр гаиләгә кагылды. Һәм шәхсән минем гаиләм дә, – дип билгеләп үтте ул. – Бабам фронтка китә һәм хәбәрсез югалды. Бүгенге көнгә кадәр без аның язмышы турында берни дә белмибез, аның эзләрен таба алмыйбыз. Әтисе дә, туганнары да сугышкан. 80 елдан артык вакыт узса да, бу сугыш чоры кайтавазын без бүгенге көнгә кадәр тоябыз.

– Бүген Көнбатыш коллективы, безнең сугышчан казанышларыбызны, Бөек Ватан сугышында совет халкының батырлыгын онытылсын өчен, барысын да эшли, – диде «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар оешмасының сугышчы-чик сакчылары берлеге җитәкчесе Алексей Бобов. – Алар совет солдатларының Рейхстаг өстендә Җиңү байрагын ничек кадаганнарын оныттырырга телиләр. Ләкин хәтер исән. Ата-бабаларыбызның батырлыгы мәңгелек.

Акциядә катнашучылар бу рәхимсез сугыштан кайтмаганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, шәмнәр кабыздылар һәм мемориал итәгенә чәчәкләр салдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев