Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайда Бөек Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм иттеләр

2026 елның 9 маенда Аксубай үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган тантаналы чара узды.

Ул дәһшәтле сугышның ялкыны беркемне дә читләтеп үтмәгән. Җиңү көне безнең һәрберебез өчен изге, кадерле истәлек ул. Кемнеңдер туганнары фронтта сугышкан, кемдер фашистлар белән тигезсез көрәштә гомерен биргән, ә кемдер илне күтәрү өчен әйләнеп кайткан. Аксубайның үзәк мәйданында Бөек Ватан сугышы геройларының дәвамчылары һәм махсус хәрби операция зонасында нацизмга каршы көрәшүче якташ сугышчыларның туганнары җыелды. Алар барысы да сынау елларында Ватанны саклаучыларны искә алырга килделәр. Кызганычка каршы, районда Бөек Ватан сугышының тере катнашучылары – ул авыр елларның турыдан-туры шаһитлары инде юк. Мактаулы урыннарда тыл хезмәтчәннәре, хезмәт ветераннары һәм бүгенге геройлар – махсус хәрби операциядә катнашучылар, кыска вакытлы отпускка кайтучы сугышчылар урын алды.

Аларга район һәм ил хакына ныклык, каһарманлык һәм хезмәт батырлыклары өчен җылы рәхмәт сүзләре юлланды. Тантана Җиңү байрагын кертүдән башланды. Йөзләгән кешеләрнең сокланулы карашлары астында төркем кызыл байракларны күтәреп мәйдан буйлап төгәл һәм горурлык белән атладылар.

ҺӘЙКӘЛ ИТӘГЕНӘ – ВЕНОКЛАР

Сугыш җырлары һәм шигъри юллар астында веноклар салу башланды. Район оешма-предприятиеләре вәкилләре дулкынланып һәм тетрәнеп мәйдан буйлап атладылар. Алар веноклар, кызыл канәферләр һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының портретларын күтәреп бардылар. Колоннада катнашучылар акрын гына атлап Мәңгелек утка таба юнәлделәр. Йөрешне район Советы вәкилләре башлады. Алар артыннан – барлык оешма һәм предприятиеләр, мәгариф учреждениеләре, иҗтимагый формированиеләр коллективлары атлады. Тантана – беркемне дә битараф калдырмады, ул күңелләрдә тирән дулкынлану хисләре уятты. Йөрешне тамашачылар тын да алмый күзәттеләр. Бу хәрәкәткә тирән мәгънә салынган: ул сугыштан соң сигез дистә елдан артык вакыт үткәннән соң да без бабаларыбызның батырлыгын хәтерлибез һәм бөек җиңүләре өчен аларга рәхмәтебезне белдерәбез.

Бер минут тынлык. Ә аннары Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан фронттан әйләнеп кайтмаган һәм тыныч тормышта вафат булган кешеләр истәлегенә туп залплары яңгырады.

ГЕРОЙНЫҢ ТУГАН ЯГЫНА КРОСС

Җиңү көнендә ел саен җиңел атлетика кроссы уздыру күркәм традициягә әверелде. Үзәк мәйданда спорт маршы яңгырады – 48 нче тапкыр әлеге урыннан Советлар Союзы Герое Григорий Романовның туган ягына – Кәкре Күлгә кадәр җиңел атлетика кроссы старт алды. Беренче булып мәйданнан велоузышта катнашучылар кузгалды. Герой-якташның кече ватанына чираттагы җиңел атлетика йөгерешен бәйрәмдә катнашучылар сокланып, алкышлар астында озатып калдылар. Кросста Аксубай районыннан 120 спортчы – спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр һәм тренерлар, спорт ветераннары һәм сәламәт яшәү рәвеше тарафдарлары, Татарстан һәм Самара өлкәләреннән кунаклар катнашты.

Йөгерүчеләрне алда сынаулы юл көтте. Төрле төркемнәр өчен үз дистанцияләре билгеләнгән иде. Иң көчлеләре һәм максатчаннары Кәкре Күлгә кадәр барып җиттеләр. Авылның Дан мемориалында аларны бүләкләү тантанасы көтте.

БӘЙРӘМ ТАНТАНАСЫ ДӘВАМ ИТТЕ

Бәйрәм район мәдәният йорты артистларының, балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең тематик номерлары белән үрелеп барды: тирән эчтәлекле җырлар, биюләр, шигырьләр яңгырады. Тамашачылар чыгышларны кызыксынып күзәттеләр. Мәйданга балалар сәнгать мәктәбенең яшь талантлары чыкты, алар тамашачыларга хәрби тематикага багышланган ялкынлы бию бүләк иттеләр.

ҖИҢҮ КӨНЕ БЕЛӘН КОТЛАУЛАР

– Аксубай халкы, 1945 елның май ае өчен кыйммәт түләде, – диде район башлыгы Алмаз Мингулов үзенең котлау чыгышында. – Бөек Ватан сугышы елларында 108000 нән артык кеше фронтка киткән. 5700 дән артык солдат туган йортларына әйләнеп кайтмаган. Ә бүген безнең хәрби хезмәткәрләр – СВО катнашучылары каһарман ата-бабалары үрнәгендә дошманга каршы көрәшә. Махсус хәрби операция уздыру зонасында 211 якташыбыз ил алдындагы бурычын үти. Районда якташ-сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча зур эшләр алып барыла. Бу мәсьәләне хәл итүгә районның бөтен халкы җәлеп ителгән. Без Ватан тынычлыгын саклап гомерләрен биргән үлемсез сугышчыларыбыз алдында баш иябез.

Республика җитәкчелеге исеменнән тантанада катнашучыларны Россельхозүзәкнең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев тәбрикләде. Ул ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның бәйрәм юлламасын укыды, өлкән буынга тыныч күк йөзе өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер теләде.

Яшь буын исеменнән Аксубайның 3нче мәктәбе укучысы Максим Узяков чыгыш ясады.

Бәйрәмдә СВО геройларына, аларның әти-әниләренә һәм якыннарына бүләкләр тапшырылды. Рядовой Андрей Майоровка һәлак булганнан соң бирелгән «Батырлык ордены»н әнисе – Мария Ивановнага; ефрейтор Аркадий Сулбаевка вафатыннан соң бирелгән «Батырлык ордены»н – әнисе Татьяна Аркадьевнага; ефрейтор Денис Воронинга һәлак булганнан соң бирелгән «Батырлык ордены»н – әтисе Геннадий Григорьевичка; рядовой Николай Лизуновка вафатыннан соң бирелгән «Батырлык ордены»н – әнисе Лариса Мадридовнага; ефрейтор Михаил Барышев үлгәннән соң лаек булган «Жуков медале»н – хатыны Людмила Анатольевнага; рядовой Валерий Журавлевка вафатыннан соң бирелгән «Жуков медале»н – әнисе Валентина Ивановнага тапшырдылар.

ҖИҢҮ ПАРАДЫ

Бәйрәмнең иң якты һәм символик мизгелләренең берсе – үткән һәм бүгенге көн чорларын бәйләүче парад. Инде күп еллар аны Александр Безруков исемендәге тынлы оркестр һәм балалар сәнгать мәктәбенең барабанчылар ансамбле озата бара. Бу юлы да музыкантлар колонна ритмын ышанычлы алып бардылар, үз бурычларын югары дәрәҗәдә башкардылар.

Җиңү бәйрәмендә катнашучыларны иң яшь патриотлары — хәрби киемнәрдәге район үзәге балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең отрядлары мәйданга чыккач, күңелләрне хисләр дулкыны биләп алды. Мәйдан аларны алкышларга күмде. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган парад белән запастагы подполковник Рамил Сөләйманов җитәкчелек итте. Виталий Маркин җитәкчелегендәге «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар иҗтимагый оешмасында катнашучылар хәрби төзеклекләрен һәм строй әзерлеген бик яхшы күрсәттеләр.

Йөрешне байрак йөртүчеләр җитәкләде, алар артыннан сугышчы-интернационалистлар, Әфганстанда һәм Төньяк Кавказдагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар (җитәкче Владимир Крайнов), Варшава килешүе ветераннары берләшмәсе һәм Германиядәге Совет гаскәрләре төркеме (Алексей Никитин), стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре һәм артиллерия сугышчы-ветераннары (Павел Крюков), чик буе гаскәрләре ветераннары (Алексей бобов) барды.

Аксубай универсаль технологияләр техникумы студентлары һәм район үзәге мәктәпләре укучылары мәйданны иңләп чыктылар. Мәйданның сулышын хәтерләткән парад, төгәл һәм ышанычлы үтте. Барлык игътибар маршта катнашучыларга юнәлдерелде, тамашачылар мәйдан буйлап атлаучы ветеран-солдатларны, сабыйларны зур шатлык һәм дулкынлану белән күзәттеләр.

Аннары байраклар һәм фронтовикларның портретлары белән бизәлгән авто-мото-йөреш колоннасы үзәк мәйданнан Аксубайның төп урамнары буйлап юл алды.

«Россия байрагы» акциясе узды: мәйданга дәүләтнең зур символы җәелдерелде.

Мәдәни программа АТУТ студентларының һәм балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең чыгышлары дәвам итте.

ФОТОГАЛЕРЕЯ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев