Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайда батырлык һәм хәтернең яңа символы барлыкка килде

Район үзәгенең Җиңү урамында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган монументаль скульптура ачылды.

Эш агачтан – кара тирәктән эшләнгән. Ул агач остасы Андрей Бикмуллин кулында яңа тормыш алган. Скульптура коткарылган кызны кулында нык тоткан совет солдаты образын гәүдәләндерә, батырлык һәм каһарманлык символы булып тора.

Тантанага мәктәп укучылары, «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар хәрәкәте вәкилләре, рәссамнар, районның дин әһелләре һәм урам халкы җыелды. Чара Аксубайның 3 нче мәктәбе укучысы Роман Федотовның Хәсән Туфан шигырен укуы белән ачылып китте.

Җыелучыларга җылы сүзләр белән район православие гыйбадәтханәсе башлыгы ярдәмчесе иерей Антоний Рыбочкин мөрәҗәгать итте:

– Патриотизмнан башка дин булмый. Игелекле эшләр бары тик Ватанга мәхәббәт белән генә башкарыла, – дип ассызыклады ул.

Имам-хатыйб Равил хәзрәт Камалетдинов барысына да ихлас күңелдән игелек һәм тынычлык теләде.

Үзәк хәрби округы инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов яшь буынга совет солдатларының үлемсез батырлыгы турында искә төшерде, ә отставкадагы подполковник Рамил Сөләйманов халыкның бөек хезмәте һәм каһарманлыгы белән яуланган бәхет һәм тынычлыкны кадерләргә өндәде.

– Үткәннәр – хәзергегә сабак ул. Без кече ватаныбыз тормышын истә тотарга һәм кадерләргә, әти-әниләребезне, әби-бабаларыбызны хөрмәт итәргә, гаиләбезнең тарихын белергә тиеш. Шундый кечкенә тарихлардан илнең бөек тарихы төзелә, – дип билгеләп үтте мәдәният бүлеге җитәкчесе Наталия Куштукова.

Район кунаклары бик күп җылы сүзләр әйттеләр. Хәрби диңгезчеләр берлеге рәисе, Алабуга шәһәре ветераннар һәм офицерлар берлеге әгъзасы Павел Пузырев солдат туганлыгының әһәмияте турында сөйләде.

Череповец дәүләт университеты профессоры, «Россия Рәссамнар берлеге» идарәсе әгъзасы, шагыйрь һәм сәнгать белгече Вера Филиппова һәйкәлнең уникальлеген ассызыклады:

– Бу скульпторның җанын-тәнен биреп башкарган әсәре. Андрей Бикмуллин, рус җирендә чын символ булдырып, бу эшкә үзенең мәхәббәтен салган, – диде ул.

Вера Ивановна балаларга үзенең батырлыгы белән сокландырган фронтовик һәм танкист әтисе турындагы истәлекләре белән уртаклашты.

Татарстан Республикасы рәссамнары исеменнән катнашучыларны ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Елена Шилина сәламләде:

– Иҗатының яхшылыкка хезмәт итүе рәссам өчен иң зур шатлык, – дип ассызыклады ул.

Чара якты, дустанә һәм иркен атмосферада узды һәм буыннарны бөек батырлык истәлегенә һәм Ватанны саклаучыларга хөрмәт белән берләштерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев