Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайда Балаларны яклау көне уңаеннан бәйрәм узды

Александр Гуляев исемендәге паркта үзәк китапханә, социаль яклау бүлеге һәм балалар сәнгать мәктәбе оештырган Халыкара бәйрәм – Балаларны яклау көнен билгеләп үтү өчен балалар һәм аларның әти-әниләре җыелды.

Биредә иртәдән үк күңелле һәм шатлыклы мохит хөкем сөрде. Балалар шаярышып-көлешеп, төрле уеннар уйнадылар.

– Бала тәрбияләү әти-әниләрнең, тәрбиячеләрнең һәм аларны чолгап алган барлык кешенең зур хезмәте. Иң мөһиме, безнең республикада киләчәк буын өчен бик күп эшләр башкарыла, – дип мөрәҗәгать итте тантанада катнашучыларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов. – Бүген без искиткеч скверда, монда җәй дәвамында төрле чаралар уздырылачак, шуңа күрә бу җәй сезгә багышлана.

Ул мөмкинлекләре чикле балалар: «Без бергә» халыкара бәйгесенең беренче дәрәҗә лауреаты Динар Шәйхетдиновка һәм вокал номинациясендә җиңүгә ирешкән Дмитрий Тулинга беренче дәрәҗә дипломнар тапшырды.

– Бүген бик матур, кояшлы көн, кәефләр күтәренке. Без сезгә бары тик бәхет һәм сәламәтлек телибез, – дип билгеләп үтте социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева. – Балалар – тормышыбызны бизәп торучы гөлләр.

Үзәк китапханә директоры Ирина Телешева, мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина һәм «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге башкарма секретаре Рузилә Бәширова шулай ук чарада катнаштылар һәм балаларны бәйрәм белән котладылар, барысына да матур яллар һәм сәламәтлек теләделәр.

«Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге «Балалар илне ясый» 19 нчы республика бәйгесенең муниципаль этабында катнашучыларны бүләкләделәр.

Истәлекле бүләкләр һәм дипломнар Нелли Жирновага, Злата Макаровага, Арина Жирновага, Николай Серковка, Глеб Макаровка, Богдан Мясниковка һәм Владимир Матюшкинга тапшырылды.

Бәйрәмне уздыруда ярдәм иткәннәре һәм балалар өчен татлы бүләкләр әзерләгәннәре өчен Динә Шакирова һәм Айрат Гайфуллин Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Бәйрәм программасында балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре күңелле музыка астында җырлар башкардылар, бию композицияләре бүләк иттеләр. Балалар өчен төрле осталык дәресләре, дартс, аквагрим, курчак театры һәм, әлбәттә инде, асфальтта рәсем ясау оештырылды. Фотозона аерым тәэсирләр калдырды, әти-әниләр һәм балалар төрле мультфильмнар персонажлары костюмнарына киенгән үзәк китапханә хезмәткәрләре белән фотога төштеләр.

Күбрәк кызыклы фотоларны безнең фотогалереядә карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев