Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайда балалар өчен төп чыршы янында Яңа ел бәйрәме узды

Яңа ел алдыннан районның төп чыршысы янында “Игелек берлеге” тәрбиягә бала алган ата-аналар клубы балалар өчен бәйрәм чарасы оештырды.

Чарада район башлыгы Алмаз Мингулов катнашты. Ул балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, сәламәтлек, шатлык, хыялларының чынга ашуын теләде, шулай ук Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә балаларга яңа ел бүләкләре тапшырды.

Бәйрәм җылы һәм шатлыклы атмосферада узды: балалар рәхәтләнеп биеделәр, уеннарда катнаштылар һәм бизәлгән чыршы янында күңел ачтылар. Чара балаларга якты хисләр һәм күтәренке кәеф бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев