Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда балалар каруселе эшли башлады

Бүген “Радуга” балалар бакчасы янында балалар каруселе һәм уеннар өчен мәйданчык ачылды.

Бу объект җәй башыннан ук матур детальләре, әкияти күренеше белән игътибарны җәлеп итте. Менә күптән көтелгән вакыйга килеп җитте. Карусель янына бик күп өлкәннәр һәм балалар җыелды, алар арасында мәктәп укучылары да, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр дә бар иде. Бу гаҗәеп карусель түгәрәгенең ишеге ачылыр вакытны бала-чага түземсезлек белән көтте. Балалар сәнгать мәктәбе вокалчылары тамашачыларны үз җырлары белән сөендерде. 

– Безнең җирлекләрдә социаль характердагы күп кенә мәсьәләләр нефтьчеләр ярдәме белән хәл ителә, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. – Алар ярдәмендә ишегалларын төзекләндерү программасы һәм башка юнәлешләр тормышка ашырыла. Чын күңелдән бу компаниянең чәчәк атуын телим. Район һәм нефтьчеләр алга таба да килешеп эшләячәкләр, территорияләрне үстерү буенча проектларны гамәлгә ашырачаклар. Ә бу карусель янында балаларның шат авазлары гына яңгырап торсын. 

– Безнең “Татнефть” компаниясе социаль юнәлешле, – диде “Татнефть” ПАОның Нурлат районы буенча социаль программаларны озата бару үзәге җитәкчесе урынбасары Ришат Сафиуллин. – Үз тарафымнан безгә ышанганыгыз өчен бик зур рәхмәт белдерәсем килә. Районны үстерүгә грант акчалары аның җитәкчелеге ярдәмендә кертелә. Безнең компания киләчәктә дә сезнең башлангычларыгызга ярдәм итәчәк, без алга таба да кызыклы һәм мөһим проектларда катнашачакбыз. Бу карусель уңаеннан: балачакта без, өлкәннәр, барыбыз да карусельдә әйләнә идек. Ул бүгенге балаларда да булырга тиеш – алар шатлансыннар һәм ләззәт алсыннар өчен. 


Чыгыш ясаучылар билгеләп үткәнчә, бу объект – районга Татарстан Республикасы көненә бүләк булды. 

Ә балалар карусель өчен өч тапкыр кычкырып рәхмәт әйттеләр. 

Символик кызыл тасма киселде. Беренче әйләнешкә иң кечкенәләрне – балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрне чакырдылар. Мәйданчык музыка, балаларның шат авазлары белән тулды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев