Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайда «Алтын алка-2026» финал уеннары старт алды

Районның үзәк шугалагы кызу хоккей дәртләре аренасына әверелде: биредә 2026 елда яшь хоккейчыларның «Алтын алка» Бөтенроссия ярышларының республика этабы финал уеннары уза.

Бозда 2010-2011 елгы малайлар хоккей уйный.

Стартка Татарстанның иң көчле командалары чыкты: Яңа Чишмә, Кайбыч, Тәтеш һәм Балтач районнарыннан, шулай ук мәйдан хуҗалары — аксубайлылар. Матчлар кискен көрәштә бара: җиңелчә суык җанатарларның битләрен чеметсә дә, бозда кайнар мохит хөкем сөрә. Республиканың яшь хоккейчылары осталык, тизлек һәм команда рухы күрсәтәләр.

Иртәгә, ярышларның финал көнендә, җиңүче һәм призерлар билгеләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев