Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайда Алсу Тарханова гражданнарны кабул итте

Район Советында VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Татарстан – Яңа гасыр» РОО Югары Советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова гражданнарны кабул итте.

Депутатка районның ветераннар оешмасы вәкилләре борчыган сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Алар арасында спорт һәм иҗат белән шөгыльләнүче ветераннар коллективларының чыгышлары өчен транспорт белән бәйле проблемалы хәлләр дә бар. Өлкән буын вәкилләре шулай ук сугыш чоры балаларына социаль гарантияләр турындагы мәсьәлә белән дә мөрәҗәгать иттеләр. Алсу Тарханова район башлыгы Камил Гилманов белән берлектә мөрәҗәгать итүчеләрнең кайбер сорауларына аңлатмалар бирделәр, кайберләрен республика вәкиле алга таба карау өчен язып алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев