Аксубайда «Алдынгылар хәрәкәте»нең иң актив беренчел бүлекчәләрен хөрмәтләделәр
Районда узган «Күрше -2026» бәйрәмендә «Алдынгылар хәрәкәте» беренчел бүлекчәләре бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Район башлыгы Алмаз Мингулов һәм «Навигатор» яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар республика үзәге директоры Гүзәл Нигъмәтуллина актив остазлык эшчәнлеге, югары һөнәри осталык һәм педагогик талант өчен Кәкре Күл урта мәктәбе укытучысы Татьяна Головановага, Марина Пикалова һәм Людмила Морозова составында Иске Ильдеряк мәктәбе командасына, шулай ук Савгач урта мәктәбе укытучысы Татьяна Романовага Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Бүләкләнүчеләрне үсеп килүче буын белән системалы эшләүләре, район проектларында катнашулары һәм укучыларда патриотизм һәм гражданлык җаваплылыгы тәрбияләүләре өчен билгеләп үттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев