Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай “Хыял”балалар приютында тәрбияләнүчеләрнең Яңа елга хыяллары тормышка аша

“Хыял” социаль приютында күңелле яңа ел бәйрәме узды.

Приют тәрбияләнүчеләре, районыбызда яшәүче барлык балалар кебек үк, Кыш бабайга яңа ел бәйрәменә нинди дә булса бүләк турында үтенеч белән хатлар язалар. Һәм алар тормышка аша. Балалар теләген тормышка ашырырга приютның күптәнге дусты – Екатерина һәм Иван Кураповлар гамәлгә куючылар булган Казан шәһәренең «Доброе Дело» төбәк иҗтимагый оешмасының хәйрия фонды ярдәм итә.

Яңа ел пакетлары белән бергә фонд балаларга “Кыш бабайга хат” акциясе кысаларында исемле бүләкләр китерде. Алар арасында уенчыклар, музыка кораллары, синтезатор һәм башкалар бар. Балалар бүләкләрне шатланып кабул иттеләр, алар бит бу хакта хыялланганнар иде.

Тантанада район башлыгы Камил Гилманов катнашты.

Балаларны якынлашып килүче яңа ел белән котлап, ул аларга бәхет, сәламәтлек, укуда, спортта, иҗат эшчәнлегендә уңышлар теләде. Район җитәкчесе приютка йомшак инвентарь һәм йокы бүлмәсе өчен җиһаз бүләк итте.

Балалар янында кунакта Аксубай һәм Яңа Чишмә районнары буенча муниципальара бүлеге җитәкчесе Лилия Сәхабетдинова да булды. Ул сабыйларга бүләкләр тапшырды һәм аларга изге теләкләрен җиткерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев