Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай хореография ансамбле филармония сәхнәсендә чыгыш ясады

Район делегациясе Казанда Татар дәүләт филармониясендә узган ветераннар (пенсионерлар) республика иҗтимагый оешмасының 35 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты.

Чараның мәдәни программасында Татарстанның танылган башкаручылары, профессиональ коллективлары белән беррәттән, район мәдәният йортының Валентина Гурьянова җитәкчелегендәге «Настроение» ветераннар хореография ансамбле дә катнашты.

Безнең башкаручылар матур бал киемнәреннән искиткеч артистлык осталыгы белән чыгыш ясадылар. Алар сәхнәдә чын гармония тудырып, вальс әйләнделәр. “Вена вальсы” Казан тамашачыларында онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Аларның чыгышын көчле алкышларга күмделәр, артистларны биска чакырдылар.

«Настроение» хореография ансамбле Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» республика фестивале лауреаты булып тора.

Фото: туган якны өйрәнү музее архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев